Идел буе федераль округының яңа «Метеор» форумында Татарстанның беренче җиңүләре

2024 елның 7 июле, якшәмбе

4-9 июльдә Түбән Новгород өлкәсендә «Метеор» форумы үткәрелә. Яңа чарада Идел буе федераль округының 14 төбәге вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан 74 делегат катнаша. Яшьләр командасы Татарстан Яшьләр министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Форум яшьләрнең тормышта үз урынын табуга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» илкүләм проектының максатларына туры килә. Катнашучылар өчен креатив индустрияләр өлкәсеннән 7 юнәлеш буенча программа, төрле конкурслар, фестивальләр, күргәзмәләр һәм башка активлыклар оештырылган.

     Шулай ук биредә «Төбәк чатырлары конкурсы» үткәрелә. Татарстанлылар үз проектын әзерләгән, ул республиканың үзенчәлекле колоритын чагылдыра, кунакчыл һәм уңайлы урын буларак тәкъдим ителә.

«Без Татарстан чатырын форумнарда күргәндә, беркайчан да үтеп китмибез. Монда сине күптәнге дустың кебек каршы алалар һәм сыйламыйча яки үз тарихы белән уртаклашмыйча җибәрмиләр, бу очракта чатыр тарихы турында сүз бара. Шуңа күрә монда киләсе, еш кына кире кайтасы килеп тора», - дип сөйләде «Метеор» форумында катнашучылар.

 Татарстан делегациясе форум кысаларында беренче җиңүләрне яулады:

— «Tekken 8» дисциплинасы бунча киберспорт буенча турнирда 2 урын Калантаев Игорь;

— Кыска метражлы фильмнар конкурсында  2 урын  Курдюмова Кристина;

— диджеинг фестивалендә 1урын Евгений Мухамадиев;

— «Проза» жанрында проза һәм поэзия конкурсында 2 урын, Нургөл Сансызбаева;

— «Киләчәк күнекмәләре» квизында, Татарстанның «Чәк-Чәк» командасы 1 урын; 

— «Госстарт»  программасының интерактив квизында 1 урын,  Татарстан командасы

— «Финанс дебюты» («Минем финансларым» икенче Бөтенроссия квизында) 2 урын, Татарстан командасы»

— Россиянең «Белем» җәмгыятеннән квиз: «Россия уңышлары» 2 урын, Татарстанның «Чәк-Чәк» командасы.

Белешмә өчен:

Форумның гаризалар кампаниясе 2024 елның 1 апреленнән 27 майга кадәр үтте. Шул чорда Форумга Татарстан Республикасының 35  муниципаль берәмлегеннән 575 гариза  гариза кабул ителде. Катнашучыларның уртача яше 22 яшь. Иң күп гаризалар Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск районнарыннан бирелгән. 74 кеше  Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International