Татарстан яшүсмерләре «Артек» халыкара балалар үзәгенең 7 сменасында ял итә

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

«Артек» Халыкара балалар үзәгендә «Речной» лагеренда Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Минзәлә шәһәрләреннән 20 укучы бар. Сменада катнашучылар 13 отрядка бүленгән. Программа кино сәнгате һәм балалар дипломатиясе, спорт һәм иҗат кебек юнәлешләрне үз эченә ала. Балаларга эчке потенциалны ачарга, яңа танышлар табарга, командада эшләргә һәм лидерлык сыйфатларын үстерергә ярдәм итә. Үз профильләре буенча эшләүдән тыш, артеклылар гомуми лагерь чараларына йөриләр: зарядкалар, туристлык походлары, инде Аю-Даг тавына күтәрелгәннәр, бөтен лагерь алдында сәхнәдә чыгыш ясаганнар, «Алые паруса» кинофестиваленең бер өлеше булганнар һәм, әлбәттә, Кара диңгездә су коенганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International