Спас районында «Мөһим кадр» инклюзив фотостудиясенең практик дәресләре узды

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

«Мөһим кадр» инклюзив фотостудиясенең 20дән артык катнашучысы Ржавец авылында «Казачья Утар» турбазасында репортаж һәм пейзаж фотога төшерү юнәлешендә һөнәри күнекмәләрен эшләү өчен җыелды. Әлеге проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә физик затларның грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Тәҗрибәле укытучы-фотографлар Александра Кудюрова һәм Анастасия Афанасова җитәкчелегендә яшьләр булачак кадрларның планын эшләделәр, остазларның биремнәрен үтәделәр: хис-кичерешләрне тоеп алдылар, хәрәкәттә төшерделәр һәм кызыклы кадрлар эзләделәр.

Яшь фотографлар өчен программа лекцияләр һәм мастер-класслар форматында дәвам итәчәк һәм тиздән аларның һәркайсы үзенең мөһим кадрын эшли алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International