Арча районында яшәүчеләр «Сәламәт Арча» проекты кысаларында ял көне «Ял» гаилә походында катнаштылар, ул ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, республика муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләренә грант ярдәме кысаларында тормышка ашырыла.
Курсави чишмәсеннән Мөрәле авылына кадәр маршрут 14 чакрымга сузылган. Ике көн эчендә катнашучылар Туган як тарихы белән таныша алдылар, татар халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев музеенда һәм каберендә булдылар.
Ял вакытында палаткалар урнаштырдылар, учак янында ризык әзерләделәр, маршрут көндәлекләрен тутырдылар, интерактивларда һәм команда уеннарында катнаштылар.
Поход тәмамлангач, һәр гаилә бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнде.