Федераль законнардагы үзгәрешләр нигезендә яшьләр эшләре Министры Ринат Садыйков Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына Татарстанда ихтыярыйлык ресурс үзәге функцияләрен башкаручы коммерцияле булмаган оешмаларны билгеләү һәм эшләү вәкаләтләрен Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи заты буларак республика рәисе Рөстәм Миңнехановка тапшырырга тәкъдим итте.
«Татарстан Республикасы Рәисе компетенциясенә ихтыярыйлык ресурс үзәге функцияләрен гамәлгә ашыруга дәгъва кылучы оешманы билгеләү вәкаләте өстәргә тәкъдим ителә. Законны кабул итү Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итмәячәк. Шул ук вакытта ул бердәм ресурс үзәгенә Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен үстерү өчен субсидияләр һәм грантлар алуга федераль дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга мөмкинлек бирәчәк», - дип шәрехләде Ринат Садыйков.
Ул искәрткәнчә, агымдагы елның маенда мондый карар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы 2019 елдан 2024 елга кадәр биш тапкыр «Игелекле эшләр төбәге» булды.Шуның нәтиҗәсендә иреклеләр өлкәсендә иң яхшы төбәк практикаларын гамәлгә ашыруга 40 млн сумнан артык акча җәлеп ителде.