Ринат Садыйков чит ил студентлары белән очрашты

2024 елның 13 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «җәйге университет» проекты кысаларында чит ил студентлары белән очрашты. Анда БДБның 12 иленнән 170тән артык кеше катнашты.

Министр республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук төбәк территориясендә яшәүче яшьләргә бирелә торган мөмкинлекләр турында сөйләде.

«Безнең бурыч-яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Без яшьләрне яшәү урыны буенча бүлмибез, барысы өчен дә тигез шартлар тудырырга тырышабыз. Шул исәптән студент яшьләргә дә зур игътибар бирелә. Безнең өчен һәр яшь кешенең республиканы мөмкинлекләр мәйданчыгы итеп күрүе мөһим. Лаеклы белем алу, эшләү, гаилә кору, төрле активлыкларда катнашу урыны. Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән бу мөмкинлекләр елдан – ел арта бара-инфраструктурага, социаль блокка игътибар бирелә, фәнни, иҗади үзбилгеләнү, эшкуарлык эшчәнлеген үстерү өчен шартлар тудырыла һәм башкалар. Шул исәптән,  без башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән студентларның киләчәктә бездә калуларын телибез. Студентлар лигасы, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе коллегалары белән бергә зур эш алып барыла», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

Очрашу онлайн-квиздан башланды, анда катнашучылар киләчәккә планнар, студентлар тормышы һәм яшьләр сәясәте белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Ачык диалогта студентлар үз илләренең тарихлары, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, шулай ук Казан турында якты тәэсирләре белән уртаклаша алдылар.

Азәрбайҗаннан «җәйге университет» проектында катнашучы Нармин Шахвердиева үзенең хис-кичерешләре турында сөйләде: «Минем өчен Казанга бару гаҗәеп хис-кичерешләр. Без инде берничә экскурсиядә булырга өлгердек, ә бүгенге чара Татарстанның яшьләр сәясәте аспектлары белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Бу төбәк егетләре һәм студентлары өчен бик күп якты һәм масштаблы проектлар булдырылган, аларда һәркемнең үз-үзен күрсәтү һәм эчке потенциалын ачу мөмкинлеге бар. Мондый очрашулар башка ил тәҗрибәсен үзләштерергә ярдәм итә һәм бу шәп».

Проект Казан федераль университеты, РФ Фән һәм югары белем бирү өлкәсендә үсеш дәүләт программалары операторы «Социоүзәк», Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International