Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, буыннар дәвамчанлыгы, шул исәптән яшь гаиләләрнең ял итү һәм матди мөмкинлекләрен киңәйтү эшен оештыру – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше. Бу хакта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Беренче чиратта шуны билгеләп үтү мөһим – республикада яшьләр өчен учреждениеләрнең киң челтәре эшли, аларда рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм гаилә традицияләре формалаштыруга юнәлдерелгән чараларның зур спектры гамәлгә ашырыла. 2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча 78 242 кешене колачлап 712 чара үткәрелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 54% ка күбрәк», - дип билгеләп үтте министр.
Яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында Яшь гаилә әгъзаларын уртак мәдәни-ял итү эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән яшь гаилә институтын ныгыту өчен 55 яшь гаилә клубы булдырылды. Республикада клубларда 1800дән артык кеше катнаша. Эш клубларда катнашучыларның мәнфәгатьләренә һәм ихтыяҗларына карап төрле юнәлешләр буенча оештырылган.
Яшьләр министрлыгы муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләренә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы үткәрә. 2024 елда гаиләләр өчен 9 710 000 сумлык 12 проект үткәрү планлаштырыла. Грант конкурсы кысаларында физик затларга «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинациясендә 1 090 000 сумлык 6 проект хупланды.
Ринат Садыйков бу мәсьәләдә тагын бер мөһим юнәлеш – психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, ышаныч телефоннары эшчәнлеге, дип сөйләде.
Мәсәлән, «Доверие» үзәгенең тәҗрибәле психолог – белгечләре ЗАГСта яшь гаиләләр белән мәгълүмати-агарту дәресләре үткәрә. Шулай ук безнең грант ярдәме белән үзәк тарафыннан «Гаилә юл күрсәткече» проекты гамәлгә ашырыла. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ирле-хатынлы катнаша ала. Проект мөнәсәбәтләр төзи башлаган яшь парларга, балалар белән гаиләләргә яки бала планлаштыручыларга, шулай ук конфликтлы хәлләрдә яки таркалу этабында булган парларга юнәлдерелгән.
Барлык чаралар да Гаилә елына багышланган һәм «Демография» милли проекты кысаларында уза.