Россия студентлар отрядларының 65 еллык юбилеена Татарстанда студентлар кулы белән җыелган 65 нче КАМАЗ конвеердан төште

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Чаллыдагы «КАМАЗ» заводында конвейердан 65 нче йөк машинасы төште, аны җыюда «КАМАЗ-2024» Бөтенроссия проектында эшләүче студентларның җитештерү отрядлары катнашты. Хәзерге вакытта хәрәкәт вәкилләре җыйган яңа автомобильләр заводтан һәр 5 минут саен чыга.

«Студент отрядларында катнашучылар «КАМАЗ» ГАҖ заводларында «Бер ил – бер тарих» девизы астында эшлиләр. Ярты гасыр элек предприятие төзелеш отрядлары тарафыннан төзелгән булган, шуңа күрә предприятие белән хезмәттәшлекне яңарту - безнең өчен тарихи вакыйга. Беренче яртыеллыкта КАМАЗда хәрәкәтнең мең ярымнан артык катнашучысы, шул исәптән Алтай краеннан, Башкортостаннан, Удмуртиядән, Якутиядән, Чувашиядән, Киров һәм Белгород өлкәләреннән 171 студент эшкә урнаштырылган. Хәзер предприятиедә 300 яшь кеше бөтенроссия проекты кысаларында эшли. Киләчәктә автогигант белән хезмәттәшлек елдан – ел ныгысын һәм масштаблансын өчен, «КАМАЗ» ГАҖ һәм бүлендек предприятиеләргә эшкә урнашу өчен тагын 2000 баланы һөнәри укытуны оештыру планлаштырыла», - дип шәрехләде студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Ислаев.

Россия студент отрядларының илдә йөк автомобильләре җитештерүче иң эре компанияләр белән хезмәттәшлеге быелның февралендә башланды. Предприятиедә студентлар отрядларының зона штабы булдырылган, шулай ук «КАМАЗ»Бөтенроссия студентлар җитештерү отряды гамәлгә ашырыла. Илнең 11 төбәгеннән, шул исәптән Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан 300 студент автомобиль, пресс-рама заводларында һәм двигательләр заводында механик җыю эшләре слесарьлары, агрегат станокларының автоматик линияләре операторлары, станок һәм манипуляторларны көйләүчеләр, эретеп ябыштыручылар, токарьлар, электромонтерлар булып эшлиләр.

Татарстан Республикасы студентларның җитештерү отрядларын үстерү буенча терәк мәйданчык һәм җитештерү белгечлекләре буенча һөнәри белем бирүне гамәлгә ашыру буенча лидер булып тора. 2024 елның беренче яртыеллыгында составта 3112 студент хезмәт куйды, шуларның 2634е - оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә.

2024 елда студентлар отрядлары хәрәкәтнең барлыкка килүенә 65 ел тулуны һәм студотрядларның заманча тарихы оешуга 20 ел тулуны билгеләп үтәләр.

Хәрәкәтнең 65 ел эшләү дәверендә 20 миллионнан артык кеше студент отрядлары мәктәбен узган. Бу үзләренең беренче хезмәт тәҗрибәсен туплаган, яңа танышулар булдырган һәм ил үсешенә зур өлеш керткән студентлар һәм мәктәп укучылары.

Россия студентлар отрядларының юбилей елының генераль мәгълүмати партнеры-ТАСС.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International