Лагерьлар фестивале һәм спорт уеннары: яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грантлар конкурсында җиңүче проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

ТР Яшьләр Министрлыгының яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен үткәрелгән грант конкурсы нәтиҗәләре буенча 2024 елда 70 оешма үз проектларын гамәлгә ашыруга 50 млн сумлык акча алган. Хәзер алар Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында актив гамәлгә ашырыла.

Мәсәлән, Буа районының «Акчарлак» лагеренда «Бәхетле балаларның яраткан лагере» проекты буенча станцияләр буенча интеллектуаль уен оештырылган иде. Катнашучылар спорт ярышларын, иҗади конкурсларны, һөнәри юнәлеш бирү викториналарын һәм лидерлык сыйфатларын, логиканы, креативлыкны һәм команда рухын үстерүгә юнәлдерелгән башка бик күп кызыклы биремнәрне берләштергән берничә этапны үттеләр. Балалар шулай ук үзләренең мини-проектларын булдырдылар: алган белемнәрен кулланып, үз идеяләрен тәкъдим итә алдылар.

Арчада «Сәлам Арча» проекты уңышлы гамәлгә ашырылды, ул спорт стартлары форматында узды. 39 гаилә катнашты, аларның һәркайсына биремнәр язылган маршрут кәгазе бирелде, иң яхшы нәтиҗә күрсәткәннәргә сертификатлар һәм истәлекле призлар тапшырылды.

Зәй районында республика сәламәтләндерү лагерьлары фестивале уздырылды. Программа физик сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән спорт ярышларын, шулай ук Россия Гаилә елына, Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына һәм Зәй районында батырлык һәм бердәмлек елына багышланган иҗади сынауларны үз эченә алды.

Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International