Рөстәм Миңнеханов Кырымда «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәгендә булды

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Фороста «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә булды һәм балаларның ялын оештыру шартларын тикшерде.

Хәзер лагерьда профильле сменаларда Татарстаннан 237 бала һәм Кырым Республикасыннан 60 бала ял итә.

Рөстәм Миңнеханов торак корпусны, балаларның нинди шартларда яшәвен, шулай ук спорт үзәген карады. Республика Рәисе туклануны оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Ул кухняны карады, продукциянең сыйфатын бәяләде. Бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кушты.

Якын көннәрдә чираттагы смена керәчәк. Җәйге сезонда сәламәтләндерү комплексында бөтен Россиядән 1400дән артык бала ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International