Татарстаннан 196 бала 31 июльдән 20 августка кадәр Анапага 4 сменага «Витязево» балаларны савыктыру лагерына юл тотты.
Смена программасына мастер-класслар, тренинглар, уеннар, кичке чаралар, шулай ук спорт лагерьлары вакыйгалары керә. Катнашучылар аралашу һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерә алачак: отрядларда балалар педагоглар һәм вожатыйлар белән бергә иҗади номерлар булдырачак, алар барышында эчке потенциалны ача алачак.
Казан шәһәрендә катнашучы Азалия Шатирова алдагы смена турындагы хисләре белән уртаклашты:
«Бу минем лагерьга беренче сәфәрем, бик дулкынланам, әмма Анапага килүне түземсезлек белән көтәм. Инде белем бирү программасын узарга һәм отряд белән танышырга әзер, әмма барыннан да бигрәк диңгездә коенасы килә. Бу онытылмаслык 20 көн булачак, хисләр һәм якты тәэсирләр белән тулы, алар уку елы алдыннан яхшы мотивация булачак».
Искәртәбез, ике җәйге айда Краснодар крае һәм Кырым Республикасының 4 лагеренда Татарстаннан 3 565 бала һәм яшүсмер ял итәргә өлгергән инде. Җәйге сезонда лагерьга барлыгы 5 354 бала киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, кара диңгез яр буенда ял оештыру белән ТР Яшьләр министрлыгы ведомствосындагы «Черноморец» республика үзәге шөгыльләнә.