Татарстан Росмолодежьдан микрогрантлар конкурсында җиңүчеләр саны буенча ТОП-10 арасында

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстан Быел Росмолодежьдан микрогрантлар конкурсында җиңүчеләр саны буенча топ-10га керде. Гомуми суммасы 600 мең сумнан артык булган сигез проект ярдәм алды.

Экспертлар проектларны 10 критерий һәм 10 баллы шкала буенча 18 номинациядә бәяләде. Грантның максималь тәкъдим ителгән суммасы - 100 000 сум.

Татарстаннан җиңүчеләр арасында «Йолдызлар астында кино» проекты белән Ирина Белан (80 мең сумнан артык), «Идея бар» проект мәктәбе белән Вера Пояркова (94 мең сум), чит ил студентлары арасында Фиджитал-спартакиада уздыру идеясе белән Ксения Малькова (90 мең сумга якын), Екатерина Новикова – «Психолог белән ачык сорау» (70324 мең сум) һәм башкалар.

Конкурска бөтен илдән барлыгы 4 974 гариза җибәрелгән, 229 проект экспертлар тарафыннан грантлар бирүгә тәкъдим ителгән. Республикадан 193 проект тапшырылган, шуларның 8е җиңүче дип табылган.

«Микрогрантлар - үз проект эшчәнлеген башлау өчен менә дигән мөмкинлек. Федераль коллегаларыбыз ярдәме белән безнең яшьләр тагын да күбрәк идеяләрне тормышка ашыра ала. Алга таба бу проектларны башка грант конкурсларына гариза биреп масштаблаштырырга мөмкин. Шуңа күрә без барыбызны да актив катнашырга чакырабыз», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, грант конкурслары яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International