Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Ютазы муниципаль районында «Имәнкәй» балалар лагеренда булдылар. Ул капиталь ремонттан соң җәйге каникуллар алдыннан ачылды. Җәй буена биредә ел саен 95 кеше ял итә алачак.
«Без республикада рәис ярдәме белән булдырыла торган балалар ялы инфраструктурасы белән горурланабыз. «Имәнкәй» лагеренда балалар һәм яшүсмерләр өчен уңайлы шартлар, шулай ук кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы вакыт үткәрү өчен заманча инфраструктура булдырылган», - дип билгеләде Ринат Садыйков.
Рөстәм Миңнеханов йокы урыннарының төзеклеген бәяләде, ашханәдәге меню белән танышты, «Имәнкәй»дә ял итүче балалар һәм яшүсмерләр белән аралашты. Лагерь территориясендә душ бүлмәсе һәм санузел булган өч йокы корпусы, шулай ук уен, ашханә, медпункт, универсаль тренажерлы балалар мәйданчыгы, волейбол һәм футбол мәйданчыгы урнашкан.
Лагерьда уңайлы мохит тәэмин ителгән. Керү төркемнәре, баскычлар, пандуслы съездлар каралган. Йокы корпуслары, хезмәт күрсәтү зоналары, санитария-гигиена бүлмәләре җиһазландырылган.
Лагерь 1975 елда төзелгән. 2020 елда учреждениеләргә капиталь ремонт ясау турында карар кабул ителде. Анда шулай ук керү юлын ремонтлау эшләре башкарылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инфраструктураны модернизацияләү Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм «Җәй-балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла, аңа 2024 елга гомуми финанслау күләме 1,3 млрд сумнан артык булган 15 лагерь кертелгән. «Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау» программасына 2024 елда 152,563 млн сумлык 5 юл кертелгән.
Бүгенге көндә Татарстан һәм Кара диңгез яр буендагы лагерьларда 19 меңнән артык бала ял итә.