ТР Яшьләр эшләре министрлыгы гаилә кыйммәтләренә, Сәламәт киләчәккә, иҗади һәм һөнәри потенциалны гамәлгә ашыруга багышланган проект сессияләрендә катнашуга гариза бирү кампаниясен башлап җибәрде. Бу хакта ТР төбәк идарәсе үзәгенең туры эфирында Татарстан Яшьләр министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сөйләде.
Әлеге проект «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Россия – мөмкинлекләр иле» АКО белән берлектә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла һәм яшь гаиләләргә, укытучыларга, идарәчеләргә һәм инвалид яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Спикер үзе сессияләрне «Өлкәннәр өчен лагерьлар» белән чагыштырды: «Бу безнең беренче тәҗрибәбез. Мин ышанам, барысы да уңай юнәлештә узар, һәм без мондый сессияләрне дәвам итә алырбыз. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә ял итүгә һәм сәламәтләнүгә мохтаҗ».
Проектта бөтен республикадан 60 яшь гаилә катнашачак. Алар өчен ике проект сессиясе планлаштырылган – «гаилә коды: сәламәтлек турында», ул 10-12 сентябрь көннәрендә шәһәр читендәге «Мингәр» комплексында һәм 16-18 октябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә «Гаилә коды: мөнәсәбәтләр турында» сессиясе.
«Сессияләрдә физик һәм менталь сәламәтлек өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар лекцияләр һәм тренинглар үткәрәчәк, шулай ук актив ял итү – викториналар, биюләр, фотокүргәзмә һ.б. оештырылачак. Проектта катнашучыларның барысы да брендлы истәлекле бүләкләр, ә иң актив гаиләләр кыйммәтле призлар алачак. Чара яшь гаиләләргә сәламәтлекне саклау һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Сессиядә катнашу сәламәт һәм бәхетле гаилә тормышын булдыру өчен бик яхшы старт булырга мөмкин», – дип йомгаклады эфир спикеры.
Катнашуга гаризаны проект сессияләренең рәсми сайтында бирергә мөмкин.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәйданчыгында чыгыш ясаганда, Галиева - Мостафина шулай ук психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, ышаныч телефоннары һәм цифрлы психологик хезмәт эше турында сөйләде. «Үзәкләрнең эшчәнлеге гаилә-көнкүреш көч куллануын кисәтүгә, үзара аңлашуга, мәхәббәткә һәм ярдәмгә нигезләнгән уңай гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Белгечләр индивидуаль консультацияләр үткәрә. Узган ел психологик-педагогик ярдәм үзәкләре якынча 117 мең кешене колачлады», – диде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары.
Ул «Гаилә юл күрсәткече» грант проектын аерым билгеләп үтте, анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир белән хатын катнаша ала. «Проект яңа гына гаилә мөнәсәбәтләрен төзи башлаган яшь парлар, балалар белән гаиләләр яки бала планлаштыручылар, шулай ук конфликтлы хәлләрдә яки таркалу чигендә булган парлар өчен туры киләчәк», - диде ул.