«Синең чират» яшьләр форумында Татарстанның җиде районы турында документаль фильмнар төшерәчәкләр

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

19 августтан 30 августка кадәр Татарстанның шәһәр һәм районнарында яшьләр өчен «Синең чират» масштаблы форумнар сериясе узачак. Катнашучыларны өч зур блоктан торган бай программа көтә: интерактив, үстерү һәм мәдәни программалар.

«Синең чират» форумнар сериясе - без бөтен республика яшьләренә Татарстанда булдырылган барлык чаралар һәм мөмкинлекләр турында белергә ярдәм күрсәтәт алырлык тагын бер формат. Без барлык теләүчеләрне республиканың җиде шәһәрендәге мәйданчыкларыбызга чакырабыз», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Һәр шәһәрдә чаралар өч блокта узачак:

— 12.00 дән 19.00 гә кадәр күргәзмәләр, мастер-класслар, фотосессияләр, карьера консультацияләре һәм татар маркеты оештырылачак;

— 12.30 дан 18.00 гә кадәр барлык теләүчеләр өчен ачык программа, ә яшьләр белән эшләү буенча белгечләр өчен тренинг программасы һәм практикум узачак.;

— 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ачык мәдәни программа, анда татар диджейлары авторлык программасы белән чыгыш ясаячак.

Үстерү программасы кысаларында хакатон узачак, анда катнашучылар районнар турында булачак фильмнар өчен сценарийлар эшләячәк. Нәтиҗәдә, «Синең чират» форумнары мирасы булып республика районнары турында җиде кыска метражлы документаль фильм торачак, алар районның үзенчәлеген кешеләр һәм вакыйгалар, архитектура һәм сәнгать, тарих һәм легендалар, табигый урыннар һәм үзенчәлекләр, һөнәрләр һәм осталар аша ачачак.

«Синең чират» форумы 19 августта Яшел Үзәндә Старт алачак һәм алга таба Буада 21 августта, 23 августта Бөгелмәдә, 24 августта Яр Чаллыда, 26 августта Түбән Камада, 28 августта Чистайда, 30 августта Казанда дәвам итәчәк.

Форумга күрше районнардан да яшьләр чакырыла. Форумга керү барлык теләүчеләр өчен дә ачык, рәсми сайтта теркәлү.

Үткәрү урыннарын проект сайтында белергә була.

«Синең чират» форумы «Мәгариф» милли проектының «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International