«Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте волонтерлар корпусының тренерлар составын формалаштыру буенча конкурс башлап җибәрде. Биредә тәҗрибәле һәм инициативалы 18 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар керәчәк. Нәкъ менә алар үз төбәкләрендә иреклеләр өчен остаз булачаклар һәм алар белән бергә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чараларны оештыруда һәм уздыруда катнашачаклар.
Катнашу өчен видеосәламләү, шулай ук «Мин тарихи хәтерне саклауга ничек ярдәм итә алам?» дигән сорауга җавап белән иҗади эссе әзерләргә кирәк.
Гаризалар бирү сроклары федераль округка бәйле рәвештә аерыла:
25 июльдән 27 августка кадәр — ДФО, СФО һәм чит дәүләтләрдән катнашучылар өчен;
25 июльдән 27 августка кадәр — СКФО, КФО, УФО, ЦФО, ДХР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән, шулай ук чит дәүләтләрдән катнашучылар өчен;
25 июльдән 03 сентябрьгә кадәр - ТКФО һәм ИФО катнашучылары өчен.
Конкурс Президент грантлары Фонды, «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм РФ Президенты каршындагы Тарихи хәтер милли үзәге ярдәмендә уздырыла.
Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.