«Важный кадр» инклюзив фотостудиясенең 20дән артык катнашучысы Ржавец авылында «Казачья усадьба» турбазасында репортаж һәм пейзаж фотога төшерү юнәлешендә һөнәри күнекмәләрен эшләү өчен җыелды. Әлеге проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә физик затларның грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Тәҗрибәле укытучы-фотографлар Александра Кудюрова һәм Анастасия Афанасова җитәкчелегендә яшьләр булачак кадрларның планын эшләделәр, остазларның биремнәрен үтәделәр: хис-кичерешләрне тоеп алдылар, хәрәкәттә төшерделәр һәм кызыклы кадрлар эзләделәр.
«Миндә фото сәнгате өлкәсендә үз күнекмәләремне үстерү мөмкинлеге барлыкка килүенә шатмын. Төшерү-ул даими практика, әмма теориясез дә эшләп булмый, аппаратураны көйли белү, кадрның нәрсәдән торганын аңлау мөһим, ә иң мөһиме алынган фотографияләрне сыйфатлы эшкәртүне ничек ясарга», – дип сөйләде проектта катнашучы Карина Храмова.
Яшь фотографлар өчен Программа лекцияләр һәм мастер-класслар форматында дәвам итәчәк һәм тиздән аларның һәркайсы үзенең мөһим кадрын эшли алачак.