Татарстан яшь армиячесе: Казанга диверсиягә каршы катер килде

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2024 елның 15 августында Казан шәһәренең елга порты территориясендә «Дөреслектә көч» Бөтенроссия агитация-пропаганда акциясен гамәлгә ашыру кысаларында Каспий флотилиясенең «Татарстан яшь армиячесе» диверсиягә каршы катерының тантаналы очрашуы булды.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков, Татарстан Республикасы хәрби комиссары урынбасары полковник Руслан Мөхәммәтшин, «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин мөрәҗәгать итте. Җавап сүзе белән диверсиягә каршы катер командиры өлкән мичман Альберт Эрзиманов чыгыш ясады. Катер экипажына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Чара кысаларында Татарстан Халыклары дуслыгы йорты иҗат коллективы, Жуков Кызыл байрак училищесының Казан югары танк команда оркестры катнашында концерт программасы, контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эше, махсус хәрби операция зонасыннан хәрби кораллар күргәзмәсе, «Солдатка хат» акциясе узды.

Шулай ук Татарстан Республикасы мәктәпләре укучыларын «Юнармия» хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы булды. 85ләп бала, Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә йөрергә теләүләрен раслап, яшь армияче антын укыды.

Чарада катнашучылар өчен катер экипажы экскурсия үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасының 500дән артык яшь гражданы, шулай ук башкала халкы һәм кунаклары катнашты. Тантаналы очрашу Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Россия ЭЭМның Транспортта Казан линия идарәсе, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча Федераль хезмәте идарәсе (Татарстан), «Татарстан Республикасы флоты» АҖ, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы, Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы, «Ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе» ФДББМУ, «Ябык типтагы дивиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен Н.Ә. Галләмов исемендәге Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе» ДКСУВУ һәрьяклы ярдәме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International