«Лимонад» яшүсмерләр клубында 20 августта дискуссия узачак, анда инвалид булуларына карамастан танылган һәм инклюзив яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе зур булган кешеләр чыгыш ясаячак. Алар Татарстанда инклюзив яшьләргә нинди мөмкинлекләр ачык булуы, үз мөмкинлекләреңне ничек күрсәтергә һәм гамәлгә ашырырга мөмкин булуы, волонтерлык һәм ирекле проектлар турында сөйләячәкләр.
Моннан тыш, очрашуда яшьләр инде булган инклюзив инициативалар белән танышачак һәм әлеге проектларның инвалид яшьләр белән эшләүдә куллану өчен яраклы булу-булмавы турында кире элемтә бирә алачак.
Чарада катнашучылар өчен оештыручылар тарафыннан истәлекле бүләкләр әзерләнде.
Программада катнашу өчен гаризаны электрон формада тутырырга кирәк.