21-24 август көннәрендә III Казан Глобаль яшьләр саммиты узачак. Саммитка 43 илдән яшьләр сәясәте өчен җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук эре халыкара оешмалар вәкилләре киләчәк. Төп темалар цифрлаштыру һәм яшьләр сәясәтенең заманча инструментлары булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова хәбәр итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, саммитка 123 илдән 7 000нән артык гариза килгән.
«Без кунакларны Казан буенча экскурсиядән башлыйбыз, һичшиксез Кремльне һәм яшьләр объектларын күрсәтәчәкбез УРАМ экстрим-паркында дуслык матчы белән тәмамланачак. Икенче көн Ратушада узачак, анда саммитны ачу тантанасы булачак һәм сессияләр башланачак. Шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт министрлары утырышын уздырырга планлаштырабыз, анда Казанда беренче Яшүсмерләр Ислам уеннарын уздыру темаларның берсе булачак», - дип билгеләде министр урынбасары.
Саммитның икенче көнендә кунакларны шәһәрнең спорт инфраструктурасы һәм милли татар ашлары белән таныштырачаклар. Өченче көнне сессияләр узачак, анда XXI гасырда яшьләрнең иминлеге, заманча чакырулар һәм менталь сәламәтлек турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, илләр арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү төзеләчәк, диде Сабирова.
Төп чараларның берсе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булачак. Аның кысаларында хәзерге җәмгыятьтә гаилә институтына, яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыруына һәм традицион кыйммәтләрне саклауга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачаклар һәм Татарстан Республикасында «Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге» Федераль проект офисы эшен тәкъдим итәчәкләр.
Казан Глобаль яшьләр саммиты дөнья җәмәгатьчелегенең киң хуплавын алды. Моннан тыш, аңа Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы зур игътибар бирә, дип өстәде ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
«Быел 43 ил катнаша, бу дөнья җәмәгатьчелегендә Татарстанга һәм Россиягә карата мөнәсәбәт турында сөйли. Безне ИХО генераль секретаре да хуплады, оешма Берләшмәнең барлык дәүләтләренә катнашырга чакырулар юллады, Бу Казанның коммуникация өчен әһәмиятле платформа буларак танылуы турында сөйли», - дип билгеләде спикер.
Казан Глобаль яшьләр саммиты кебек гуманитар проектлар озак вакытлы нәтиҗәгә ия. Бу нәтиҗәләрне шунда ук саннарда санарга мөмкин булган чара түгел, бу озак вакытлы перспектива. Нәкъ менә монда төрле илләр вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр туа, алар елдан үз дәүләтләрендә югары вазифалар биләячәк, дип өстәде Сөләйманов.
Яшьләрнең киләчәктә дөньяви үсештә әһәмияте турында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының гуманитар, мәдәни һәм социаль мәсьәләләр буенча генераль сәркатибе урынбасары Тариг Али Бәхит та сөйләде.
«ИХО кабул иткән барлык резолюцияләр яшьләрнең икътисадны, гуманитар мөнәсәбәтләрне үстерүдәге һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торудагы ролен ассызыклый. Бөтен дөнья яшьләре алдында торган чакырулар турында хәбәрдарлыкны күтәрү мөһим», - дип белдерде ул.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы президенты Таха Айхан билгеләп үткәнчә, саммитта төрле дәүләт вәкилләре җыелачак һәм бүгенге көндә актуаль булган темалар: менталь сәламәтлек, IT технологияләрен куллану, ясалма интеллект, шулай ук барлык буыннарның мөһим темасы – гаилә институты турында фикер алышачаклар.
Үз чиратында, Яшьләр дипломатиясе рәисе Дилбәр Садыйкова быел саммит географиясен киңәйтү турында сөйләде: «Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрен генә түгел, башкаларны да чакырдык. Көньяк Африка Республикасы, Вьетнам, Таиланд, Непал, Латин Америкасы вәкилләре катнаша».
Саммитны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы»халыкара оешмасы оештыра. Оештыруда катнашучылар һәм партнерлар: «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» АКО, «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» ДБУ.