Яшел Үзәндә «Синең чират» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына кандидатларның беренче дебатлары булды. Алар үзләренең закон чыгару инициативалары турында сөйләделәр һәм сайлау алды кампанияләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
«Дебатлар-Татарстан Яшьләр парламентына сайлауларның мөһим өлеше. Нәкъ менә шушы мәйданчыкта без егетләрнең безгә килгән идеяләре белән җентекләп таныша алабыз. Монда аларга үз проектларын тәкъдим итеп кенә калмыйча, аларның башка дәгъвачылар алдында да хәлле булуын исбатларга кирәк булачак», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина.
Кандидатларның проектлары һәм идеяләре республика авылларында йортларны торгызудан алып югары уку йортларында студентлар өчен түләүле практика кертүгә һәм 14 яшьтән яшүсмерләрне эшкә урнаштыру мөмкинлекләренә кадәр төрле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән иде.
Дебатларда Югары Ослан, Арча, Балтач һәм Яшел Үзән районнарыннан ТР Яшьләр парламентына кандидатлар катнашты. Киләсе дебатлар 21 августта Буада узачак.