Татарстан яшьләре Россия флагы көненә багышланган флешмобта катнашты

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан регбүлеге Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә «Тере флаг» патриотик акциясе оештырды.

Акция кысаларында югары уку йортлары, махсус урта уку йортлары студентлары, иҗтимагый оешмалар активистлары, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм заводлары активистлары Меңьеллык мәйданына җыелды һәм РФнең «тере» триколорына тезелде. РФ Дәүләт флагы көненә багышланган флешмобта 300гә якын кеше катнашты.

Шулай ук сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм махсус хәрби операция ветераны Альфред Хәйбуллин чыгыш ясады.

«Татарстан яшьләре зур акциягә кушылды. Без бик күп яшьләрне күрәбез, монда бүген төрле оешма вәкилләре, яшь гаиләләр. Бу яшь буынның Ватаныбызга булган мәхәббәтен тагын бер кат ассызыклый. Без һичшиксез дөрес юлда. Мин ышанам, Россия һәрвакыт көчле ил булып калачак, чөнки бездә актив гражданлык позициясе булган якты яшьләр яши», - дип уртаклашты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International