Яшь блогерлар «Мәгънәле» беренче Республика форумының гариза бирү кампаниясе 28 августка кадәр озайтылды. Татарстанда яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге блогерлар чакырыла. Форум эш башлаучы блогерларга да, булганнарга да кызыклы булачак – программада төрле дәрәҗәдәге белем бирү өлеше каралган. Теркәлү сылтама буенча. Чара 3 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә узачак.
Форум тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. Катнашучылар өчен белем бирү программасы һәм мәдәни чаралар оештырылачак. Спикерлар буларак республика һәм федераль блогерлар чыгыш ясаячак, алар арасында блогер- миллиончы, җырчы, актер Мөхәммәт Биттуев, күбрәк BITTUEV буларак билгеле.
Программада зур белем бирү блогы һәм практик өлеш планлаштырылган, ә көн Квартирник форматындагы концерт һәм караоке-баттл белән тәмамланачак.
Форумны «Инсайт кешеләр» продюсерлык үзәге белән берлектә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.