Татарстанда студентлар театрларының «ПРЕМЬЕРА» яңа ачык телевизион фестивале старт алды

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстанда студентлар театрларының «ПРЕМЬЕРА» яңа ачык телевизион фестивале старт алды. Фестивальне Татарстан Яшьләр министрлыгы ярдәмендә «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.

«Яңа проектның максаты-мәдәни кодны саклау, традицион кыйммәтләрне ныгыту, театр эшчәнлегенә җәлеп итү аша югары әхлаклы һәм мәдәни яктан сәламәт Россия Федерациясе гражданын тәрбияләү, яшьләрне дөнья һәм милли мәдәният казанышларына тарту. Проектны «Мәгариф» милли проектының «Яшьләргә ярдәм итү системасын үстерү» федераль проектының «Яшьләр өчен төбәк» федераль программасы кысаларында эшләтеп җибәрәбез. Проектны гамәлгә ашыру белән Созвездие – Йолдызлык командасы шөгыльләнәчәк, алар республика, федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге уңышлы проектлар эшләячәк», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

Фестиваль ел саен уздырылачак. Анда урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары коллективлары катнаша ала. Шул ук вакытта театр составында 50% тан да ким булмаган студентлар булырга тиеш.

«Бүгенге көндә яшь буынны мәдәнияткә җәлеп итү өчен бик кирәкле проект. Бүгенге көндә Созвездие-Йолдызлык арт – резиденциясе театры актив эшчәнлек алып бара, анда профессиональ артистлар чыгыш ясый, алар дистәләгән спектакльләр куя. «Премьера» фестивале профессиональ дәрәҗәдә студент театрларының сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк. Бүгенге көнгә без республиканың уку йортларыннан тугыз гариза алдык, гаризалар кампаниясе 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк», - дип ассызыклады Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, мәдәният буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остаз Дмитрий Туманов.

Сайлап алу этабында коллективларга фестивальнең оештыру комитетына үз спектакльләренең видеоязмасын festival-premiera@yandex.ru почтасын җибәрергә кирәк. Фестивальнең торышы белән сылтама буенча танышырга була.

Һәр иҗат коллективы фестивальдә ике спектакльдән торган конкурс программасын тәкъдим итә:

Ирекле формат (иҗат коллективы фестивальнең төп конкурс программасында күрсәтеләчәк спектакльне мөстәкыйль билгели. Әлеге спектакльнең видеоверсиясе беренчел сайлап алу турында катнашу өчен фестивальнең оештыру комитетына электрон рәвештә җибәрелә).

Мәҗбүри формат (фестивальне оештыручылар барлык чакырылган коллективлар өчен бердәм булган, булачак спектакльне кую өчен тәкъдим ителә торган драматургия материалын билгелиләр. Иҗат коллективы спектакльнең жанрын һәм формасын мөстәкыйль билгели).

Икенче этап «Генераль репетиция» исемен йөртә. Берничә ай дәвамында коллективлар яңа спектакль куячак. Аларга иҗади һәм белем бирү өлешендә ярдәм итү өчен экспертлар киләчәк.

«Премьера»ның финал этабы куелган спектакльләрне күрсәтүне үз эченә ала. Шулай ук бу этапта театр эшлеклеләре һәм педагогларның мастер-класслары, түгәрәк өстәлләр һәм дискуссияләр, чыгышлар турында ачык фикер алышу һәм мәдәни-ял итү программасы планлаштырылган.

Фестивальнең гран-при иясе билгеләнәчәк, төп приз спектакль – җиңүчене экранлаштыру булачак.

Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы, «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре директорлары Советы» коммерцияле булмаган партнерлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ ярдәмендә Татарстан Республикасының «Созвездие» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International