Казанда брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation Х6» халыкара турниры тәмамланды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

22-25 августта «Татнефть» хәйрия фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Казанда брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation»16нчы Халыкара турниры узды. Чарада 1 500 кеше катнашты, 3 500дән артык кунак тамашачы булды.

Турнирның географиясе киң - Казанга җиде илдән кунаклар җыелды: Кытай, Көньяк Корея, Болгария, Франция, Япония, Беларусь һәм Казахстан. Халыкара чарада Россияне 97 шәһәр тәкъдим итте, алар арасында: Воронеж, Ижевск, Барнаул, Калининград, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сыктывкар, Чиләбе һәм башкалар.

Программа кысаларындагы вакыйгалар Казанның урам сәнгате белән бәйле иң төп урыннарында: «УРАМ» экстрим-паркында, Алафузов фабрикасында, «Original People» брейкинг мәктәбендә, «REBORN» клубында, «ЩА» барында, «Ак барс» Көрәш сараенда һәм «Корстон»да узды.

«Граффити» юнәлеше кысаларында «УРАМ» экстрим-паркының ябык стрит-плазасында Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган масштаблы мурал ясадылар. Аны Георгий Куринов (gooze псевдонимы) ясаган, ул композиция нигезенә берничә фотодан раскадровка алган-шулай алты уникаль персонаж килеп чыккан, алар арасында Казан символы барс һәм кунакларны чәй белән сыйлаучы Казан аждаһасы тора. Эштә Татарстан Республикасы флагы һәм «УРАМ» фирма стиле төсләре кулланыла: яшел, ак, кызыл, өстәмә төсмерләр кушылып. Хәзер мурал урамнан, Кремль яр буе ягыннан күренә.

 

Шулай ук бер зур граффитины «УРАМ» экстрим-паркы артында, 150 метрлы коймада һәм «ЩА» барында ясаганнар. Рәсемнәр өчен темалар билгеләнмәгән, чөнки урам сәнгате күпкырлы һәм һәр рәссам бу төшенчәгә үз мәгънәсен кертә. Нәкъ менә шуңа күрә рәссамнарның мәдәниятнең тәңгәллеген чагылдырган принципиаль төрле эшләре килеп чыккан.

 

16 нчы Халыкара фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип танылдылар:

 

BEST KID 1x1

 

Кирилл Емельянов (bboy LOOP / Мәскәү)

 

OG BATTLE 1x1

 

Евгений Ясмаков (bboy MONGOL / Чебаксар)

 

B-BOY BATTLE 1x1

 

Димов Слав (bboy SLAV / Болгария)

 

 

B-GIRL BATTLE 1x1

 

Жукова Полина (bgirl POSYA ROCK / Санкт-Петербург)

 

REAL CREW BATTLE 5x5

 

ioe / O. P командасы составында:

 

Нәҗип Миңнекәев (bboy ZIP ROCK / Казан)

 

Александр Ганачьян (Bboy GUN / Дондагы Ростов)

 

Евгений Первушкин (bboy CHEERITO / Красноярск)

 

Олег Демаков (Bboy OLLY G / Красноярск)

 

Вахтанг Хөрцилава (bboy VAKHO / Краснодар)

 

POWERMOVE 1x1

 

Руслан Гафиев (bboy GEKKON / Ижау)

 

Гәрәев Тимур (bboy TIGER / Ижау)

 

STYLE NOVATORS 2x2

 

Александр Ганачьян (Bboy GUN / Дондагы Ростов)

 

Евгений Первушкин (bboy CHEERITO / Красноярск)

 

TRICKONOMETRY 1x1

 

Руслан Гафиев (bboy GEKKON / Ижау)

 

TOP ROCK 1x1

 

Слав Димов (bboy SLAV / Болгария)

 

NEXT GENERATION 1x1

 

Никита Костин (bboy MALOY / Ленинск-Кузнецкий)

 

FLOW ATTACK 1x1

 

Владимир Жадько (bboy JIMMY / Санкт-Петербург)

 

THE RIGHT STUFF 5

 

Дэниз Айдемир (bboy DENIZ / Сочи)

 

SCRATCH DJ BATTLE

 

Николай Шамионов (DJ K /e / Казан)

GRAFFITI BATTLE

Дамир Bozik (Казан)

TEEN SPIRIT 2x2

Руслан Гафиев (bboy GEKKON / Ижау)

Тимур Гәрәев (bboy TIGER / Ижау)

STRANGER THINGS 1x1

Александр Петров (bboy SANCHEZ / Мәскәү)

POWERMOVE 1x1 җиңүчесе Россияне 2024 елның октябрендә Кытайда узачак bomb JAM WORLD FINAL зур дөньякүләм вакыйгасында тәкъдим итү мөмкинлеге алды. REAL CREW BATTLE 5x5 команда номинациясендә җиңүчеләр Франциягә 2025 елның июнендә узачак BLOCK PARTY халыкара проектына юл тотачак.

COMBOnation -брейкинг һәм урам сәнгате буенча дөньяда аналоглары булмаган фестиваль, ул рәсми спорт чарасы булып саналмый, ел саен хип-хоп җәмәгатьчелеге өчен төп вакыйга булып тора һәм урам мәдәнияте аша төрле яшьтәге, мәдәниятле һәм милләтле кешеләрне берләштерүнең яхшы үрнәге булып тора.

Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International