Казанда яшьләр арасында террорчылыкны профилактикалауның иң яхшы практикалары турында фикер алышачаклар

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Казанда яшьләр арасында тискәре социаль күренешләрне профилактикалау чаралары комплексын үтәүгә һәм 2024-2028 елларга Россиядә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән бөтенроссия семинар – киңәшмәсе старт алды. Өч көн дәвамында бу өлкәдә иң яхшы практикалар белән илнең 75 субъектыннан белгечләр алмаша. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков мөрәҗәгать итте.

«Якындагы берничә көндә сезнең белән фикер алышачак мәсьәләләр илнең барлык төбәкләре өчен дә актуаль. Без Татарстан тәҗрибәсе белән рәхәтләнеп уртаклашачакбыз, шулай ук уртак эшчәнлегебездәге тырышлыкларыбызны тагын да камилләштерү өчен башка субъектларның тәҗрибәләрен үзләштерергә шат булачакбыз», - дип билгеләде министр.

Семинар 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 130дан артык катнашучы килгән. Аларны террорчылык, экстремизм һәм көч куллану идеологияләренең таралуын профилактикалау буенча эш кысаларында ведомствоара һәм төбәкара хезмәттәшлекне активлаштыруга, профилактик эшчәнлекнең бердәм векторларын булдыруга, яшьләрдә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы аң формалаштыру буенча чараларны планлаштыру һәм үткәрүгә төп алымнарны карауга һәм алмашуга юнәлдерелгән белем бирү программасы көтә.

«Безгә җитди эш һәм тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Янаулар беркая да юкка чыкмый, барлык төбәкләр дә безнең яшьләрне диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә ничек җәлеп итәргә тырышуларын күрә дип уйлыйм. Якын көннәрдә без сезнең белән комплекслы планда каралган чаралар комплексы турында тагын бер кат фикер алышачакбыз», - дип хәбәр итте террорчылыкка каршы милли комитет Аппараты вәкиле Виталий Малышев.

Ул искәрткәнчә, 2024-2028 елларга Россиядә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы узган елның декабрендә кабул ителде.

Соңгы елларда бу өлкәдә яшьләр сәясәте учреждениеләренең роле җитди үсте, дип саный Росмолодежның яшьләр проектлары һәм программалары идарәсенең яшьләр сәясәтен методик һәм аналитик тәэмин итү бүлеге башлыгы Даниил Киримов.

«Ышанам, мәктәпләрдә балалар традицион рухи - әхлакый кыйммәтләр белән бәйле иң яхшы әйберләрне алсын өчен, уртак нәтиҗәле эшебез белән без илебезне тагын да куркынычсызрак итәчәкбез», - дип белдерде ул.

Семинарның модераторлары, экспертлары һәм мәртәбәле кунаклары сыйфатында террорчылыкка каршы милли комитет аппараты, Россия ЭЭМ, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия ФАДН, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Рособрнадзор, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты, мәгариф һәм Интернет челтәрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы мәгълүмати көрәш милли үзәге вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башка кызыксынучылар чыгыш ясаячак.

Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен уздыру яшьләр арасында тискәре социаль күренешләрне профилактикалау буенча чаралар комплексын үтәүгә һәм 2024 – 2028 елларга Россиядә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Оештыручылар-ТР Хөкүмәте, Татарстан Яшьләр министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), террорчылыкка каршы милли комитет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International