Татарстан югары уку йортлары педагоглары өчен «Елның иң яхшы яшь укытучысы» конкурсының гариза бирү кампаниясе башланды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

«Елның иң яхшы яшь укытучысы — 2024» республика конкурсының икенче сезонына гариза бирү кампаниясе старт алды. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе патронажы астында уза һәм «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

«Республикабызның яшь педагоглары өчен мөһим ярдәм чарасы. Конкурс-призлы урын өчен көрәш кенә түгел, яңа танышулар, тәҗрибә уртаклашу, төрле мастер-классларда катнашу да ул. Проектның күңелле бонусы-конкурста җиңүче 500 мең сум ала, икенче урында – 350 мең сум, өченчедә – 250 мең сум», - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

Конкурс читтән торып һәм турыдан-туры катнашу форматында узачак. Катнашучыларга төрле талантларны һәм компетенцияләрне күрсәтергә туры киләчәк. Мәсәлән, үзпрезентацияле иҗади видео тәкъдим итәргә, укытучылар кейсын хәл итәргә, үз предметы турында 20 минутлык фәнни-популяр лекция үткәрергә. Шулай ук читтән торып катнашу этабын сайлап алган укытучылар өчен ассесмент үткәреләчәк. Ул үз потенциалыңны яхшырак белергә, күнекмәләреңне һәм сәләтләреңне бәяләргә ярдәм итәчәк.

Фәнни-тикшеренү эшчәнлегендәге казанышлары һәм югары уку йорты чараларында, муниципаль, региональ яисә федераль программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу тәҗрибәсе булган очракта, гариза бирү вакытына 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы югары уку йортлары укытучылары катнаша ала. Акчалата приздан тыш, конкурста җиңүче Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервына кертеләчәк һәм һөнәри эшчәнлегендә ярдәм алачак.

Конкурсны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International