Татарстан яшьләренең республика министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка үтү мөмкинлекләре бар

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда «Югары!» республика конкурсының 15нче юбилей сезонына гаризалар кампаниясе башланды. Аның кысаларында конкурс катнашучыларының Татарстан Республикасының 12 министрлыгында һәм ведомстволарында  стажировка үтү мөмкинлеге булачак.   Конкурс яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруга мөмкинлек   бирә һәм «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

«Әлеге проект республикада социаль лифтләрнең ничек эшләвен күрсәтүче ачык мисал булып тора.  2009 елдан башлап, кадрлар резервы аша 2000 кеше узды, аларның күпләре бүген югары дәрәҗәдә төрле  сфераларда эшли. Шул исәптән бүгенге яшьләр оешмалары җитәкчеләренең күбесе кадрлар мәктәбен уздылар. Проект катнашучыларга теоретик белемнәр генә биреп калмый, ә аларны практикада кулланырга һәм хөкүмәтнең теге яки бу органы ничек төзелгән , ничек эшчәнлек алып баруын белергә дә өйрәтә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Катнашучылар өчен идарә итү сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән белем бирү  програграммасы оештырылачак, төрле конкурс сынаулары үтә. Аларның нәтиҗәләре буенча иң яхшы конкурсантлар Республика мнистрлыкларына һәм ведомстволарына стажировкага җибәрелә һәм шунда эшкә урнашу мөмкинлеге ала.

Конкурста Татарстан Республикасында яшәүче,  18 яшьтән 35 яшькә кадәрле, Россия Федерациясе гражданлыгы булган  яшьләр катнаша ала.

Конкурста  катнашу өчен  2024 елның 26 сентябренә кадәр түбәндәгеләрне җибәрергә кирәк:

1. Сайтта гариза бирергә;

2. Сайтта күрсәтелгән формада резюме тутырырга;

3. Вконтакте социаль челтәрендә тәкъдим ителгән темаларның берсенә пост язарга, видео төшерергә: «Ни өчен дәүләт хезмәте яшь кеше өчен карьера төзү мөмкинлеге булып тора?»,  «Дәүләт хезмәте - үз-үзеңне тормышка ашыру платформасы»,  «Заманча дәүләт хезмәткәре образы»

#Вверх2024 хештегын куеп, @vverhrt аккаунтын билгеләргә.

Конкурс Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре мминистрлыгы ярдәме белән  «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.  

Белешмә:

«Югарыга!» - республика лидерлары конкурсы ул – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен идарәче кадрлар әзерләү һәм стажировкалау механизмын булдыруга юнәлдерелгән конкурс.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International