«Патриот» яшьләрнең спорт-патриотик һәм хәрби чакырылыш алды әзерлеге Республика үзәге базасында спортның хәрби-тактик һәм техник төрләре буенча югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе укучылары арасында республика спартакиадасы узды.
«Патриот» яшьләрнең спорт-патриотик һәм хәрби чакырылыш алды әзерлеге Республика үзәге 2019 елдан башлап, ТР «Форпост» иҗтимагый тәртип саклау буенча яшьләр формированиеләре республика үзәге, армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте(ТР ДОСААФ), ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә спартакиада үткәрә.
Спартакиада программасы:
Лазертаг(фаертаг) уены буенча команда ярышлары;
«Иң яхшы хәрби машина йөртүче - 2024»;
Бер боҗралы урам баскетболы буенча команда ярышлары (стритбол);
Хәрби- гамәли бәйгеләр.
Быел спортның хәрби-тактик һәм техник төрләре буенча спартакиада «Фаертаг» дисциплинасында 22 команданы, бер боҗралы урам баскетболы буенча команда ярышларда 16 команданы, хәрби- гамәли бәйгеләрдә 7 команда һәм «Иң яхшы хәрби машина йөртүче - 2024» дисциплинасында 9 катнашучыны берләштерде. Гомумән алганда спартакиадада барысы 240 катнашучы теркәлде.
Шулай ук мәйданчыкта 3 интерактив реконструкторлык мәйданчык тәкъдим ителде:
Мосин винтовкасыннан ату;
Уктан ату;
Штыклы көрәш.
Үткән ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Бер боҗралы урам баскетболы буенча кызлар арасында
(18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкән):
1 урын – Казан дәүләт Энергетика университеты;
1 урын – Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты;
Бер боҗралы урам баскетболы буенча егетләр арасында
(18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк):
1 урын – Казан дәүләт аграр университеты;
1 урын – Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты;
2 урын - М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты университеты (ВГУВТ);
2 урын - А.П. Обыденнов исемендәге КАТТ.
3 урын - Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе;
3 урын - М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты университеты (ВГУВТ);
«Иң яхшы хәрби машина йөртүче - 2024» дисциплинасы буенча:
1 урын – Фәйрахманов Илсаф (ВГУЮ);
2 урын – Фәйзрахманов Камил (КГАУ);
3 урын – Биктов Зөлфәт (А.П. Обыденнов исемендәге КАТТ )
«Фаертаг - лазертаг» дисциплинасында:
1 урын - М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты университеты (ВГУВТ);
2 урын -« Иннополис универсиитеты » АНО ВО;
3 урын - А.П. Обыденнов исемендәге КАТТ .
Хәрби- гамәли бәйгеләр дисциплинасында:
1 урын - Казан дәүләт Энергетика университеты;
2 урын – Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте
3 урын - Әлмәт политехник техникумы.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр грамоталар, кубоклар һәм статуэткалар белән бүләкләнделәр.