Яңа Чишмә районында капиталь ремонттан соң «Чишмәле» яшьләр үзәге ачылды

2024 елның 6 сентябре, җомга

Татарстанның Яңа Чишмә районында капиталь ремонттан соң «Чишмәле» яшьләр үзәге ачылды. Барлык эшләрнең гомуми бәясе 91 млн сумнан артык тәшкил иткән. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков булды.

Яңартылган бинада психолог кабинеты, бию һәм актлар заллары, креатив остаханәләр, коворкинг һәм тавыш яздыру студиясе, киберспорт өчен кабинет, яшүсмерләр клубы һәм «Форпост» һәм «Алдынгылар хәрәкәте» үзәкләре эшләячәк.

«Профильле программа кысаларында соңгы 10 елда Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 250дән артык яшьләр сәясәте объекты төзелде һәм ремонтланды, алар арасында балалар лагерьлары, психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, яшүсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләре бар. Аларның берсе Яңа Чишмә районында Гаилә елында ачыла. Монда яшь кеше төрле юнәлешләрдә үсә алсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», - дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Моңа кадәр Яңа Чишмә районында «Юность» һәм «Ажаган» яшүсмерләр клублары, шулай ук подъезд юлы белән бергә «Факел» балаларны савыктыру лагере ремонтланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International