«Милли куркынычсызлык» бөтенроссия семинар-киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Яшь гвардиясе белән берлектә Беслан шәһәрендәге фаҗиганең еллыгы уңаеннан чәчәкләр салу тантанасы узды. Анда Россиянең 76 төбәгеннән 150 дән артык кеше катнашты.
Акцияне уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Лулаков Денис киләчәктә террорчылык актларына юл куймауның һәм бу юнәлештә зур эш алып барылуның мөһимлеген ассызыклады. Акция террорчылыкка каршы милли комитет вәкилләре һәм Росмолодежь бүлеге башлыгы Даниил Киримов катнашында узды.
Быел яшьләр арасында тискәре социаль күренешләрне профилактикалау буенча чаралар комплексын үтәүгә һәм 2024-2028 елларга Россиядә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән бөтенроссия семинар – киңәшмәсе Казанда уздырыла. Өч көн дәвамында бу өлкәдә иң яхшы практикалар белән илнең 76 субъектыннан белгечләр алмаша