«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресләре кысаларында Россия студентлар отрядлары «Адымнар - Нижнекамск» рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнүче полилингваль гимназиядә 250 укучыга хезмәт дәресе үткәрделәр. Укытучылар ролендә Россия студентлар отряды Үзәк штабы җитәкчесе(командиры), РФ иҗтимагый палата члены Дмитрий Парамонов һәм яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары юнәлешләре җитәкчесе Екатерина Шальнева чыгыш ясады.
«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» проекты кысаларында дәресләр укучылар белән кеше тормышының төп аспектларын тикшерүгә юнәлтелгән.
Сентябрь аен студент отрядлары хезмәт темасы өчен очраклы гына сайламады – хәрәкәт өчен уку елы башы ел саен өченче хезмәт семестрында эшкә әзерләнү өчен яңа студентлар һәм мәктәп укучыларын җыюның төп чорына әверелә.
Белем бирү комплексы девизы - «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл».
Аерым игътибар Татарстан Республикасы мәгарифен һәм икътисадын үстерүнең төп трендларын кертүгә бирелә. Бу уку елында гимназиядә яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары барлыкка килә. Дәрес барышында укучыларның күбесе «Алабуга» икътисадый зонасына эшкә бару теләген белдерделәр, ә икенче җәйгә инде Татарстан яшүсмерләренең хезмәт отрядлары составында эшләргә планлаштыралар.
Белешмәлек:
2024 елда студентлар отрядлары 65 еллык юбилейларын һәм студентлар отрядларының заманча тарихы тууына 20 ел тулуны билгеләп үтәләр. Ил буенча әлеге вакыйгаларга багышланган йөздән артык чара үткәрү планлаштырыла. Бу чаралар 1 миллионнан артык кешене берләштерәчәк. Ел Мәскәүдә көз көне үтәчәк Бөтенроссия слеты белән төгәлләнәчәк. Слет 15000 артык хәрәкәттә катнашучыларны җыя.
Әлеге хәрәкәт 65 ел эшләү дәверендә студентлар отрядлары мәктәбен 20 миллионнан артык кеше үткән. Болар беренче хезмәт тәҗрибәсе алган, яңа танышулар булдырган һәм ил үсешенә сизелерлек үз өлешен керткән студентлар һәм укучылар.