Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында комиссия тарафыннан 2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча аналитик күзәтүе каралды.

Комиссия әгъзаларына шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында һәм министрлыкка караган учреждениеләрдә коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен социологик тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, сораштыруда катнашырга теләүчеләр моны сылтама буенча эшли ала.
Тикшерүнең ахыргы нәтиҗәләре 2024 елның 15 сентябреннән соң ясалачак һәм министрлыкның рәсми сайтында бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International