Яр Чаллыдан Алинә Хөснетдинова үз проектын тормышка ашыруга 1 миллион сум грант отты

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

«Таврида»да Россия һәм Белоруссиядән килгән иҗат яшьләре өчен «Союзное государство: искусство быть вместе»исеме астында сигезенче белем бирү заезды узды. Белем бирү ярышларында катнашучыларга дүрт арт-мәктәп: декоратив сәнгать, музей эше, шоу-технологияләр, академик сәнгать кысаларында уртак эш алып барырга туры килде.

«Таврида.АРТ» «Мәгариф»милли проектының  «Россия яшьләре» федераль проектына керә һәм яшьләр эшләре Федераль агентлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Атна дәвамында катнашучылар рәсем сәнгате күргәзмәсе өчен эшләделәр, музей-парк комплексы үсеше концепциясен эшләделәр,  «Таврида.АРТ» фестивале өчен ивент-форматлар уйлап таптылар һ.б.

Белем бирү заезды программасы кысаларында яшьләр эшләре федераль агентлыгы конкурсы үтте. Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 1500000 сумга кадәр грант алачаклар.

 Белем бирү заездында Татарстан Республикасын 11 кеше тәкъдим итте. Ә шуларның икесе грант конкурсы катнашучылары булдылар. Алинә Хөснетдинова, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 5 курс студенты, бердәнбер грант иясе булды. Грант 1000 000 сум тәшкил итә. Бу гомуми грант фондының өчтән берен тәшкил итә. Билгеләп үтик, Барысы 3 млн сумга 4 җиңүче билгеләнгән иде.

Алинәнең проекты  «Заманча сәнгать лабораториясе «ЯR-Арт» дип атала. Ул яшьләрнең иҗади  яктан үз-үзләрен  күрсәтүне һәм шәһәр үсеше өчен чишелешләр эзләүне,  шулай ук Яр Чаллы шәһәренә мәдәният үзәге буларак игьтибар җәлеп итүне күз алдында тота.   Проект мәдәният һәм креатив активлык үзәкләрендә иҗтимагый пространстволар үсеше инструменты булачак. Проект катнашучылары 16 яшьтән 35 яшькә кадәрле булган мәдәният һәм сәнгать әһелләре.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International