«Таврида» Арт-кластер амбассадорлар рейтингы нәтиҗәләрен әйттеләр.
2024 елның мартында Дмитрий Томкевич, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты медиа хезмәте җитәкчесе, төбәк инфополендә «Таврида» Арт-кластеры вәкиле булды, төбәк командасы составына медиамбассадор сыйфатында керде.
«Таврида.АРТ» — мөмкинлекләр платформасы. Ул яшьләргә мәдәнияттә һәм сәнгатьтә үзләренең профессиональ потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә. Ул «Мәгариф» милли проектына кергән һәм Яшьләр эшләре Федераль агентлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Россия яшьләре» федераль проектына керә.
«Таврида» үз тарихын Бөтенроссия яшьләренең белем бирү форумы статусын алганнан соң, 2015 елда башлый. 2019 елда «Таврида» арт-кластер дәрәҗәсенә үсә һәм белем бирү заездларын, фестивальләр, кастинг-платформалар, грант конкурсларын, арт-резиденция федераль челтәрләрен иҗади проектларны һ.б. проектларны берләштерә. 2023 елда РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә Россиядә беренче булып, яшьләрнең туристик-агарту кластерына үзгәртелә.
«Минем максатым – социаль челтәрләрдә арт-кластер проектлары турында сөйләү, аларда катнашу өчен республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында мөмкинлекләр турында мәгълүмат тарату», – дип сөйли Дмитрий.
Амбассадорлар һәм медиаамбассадорлар эшчәнлегенең эффектлылыгын бәяләү өчен арт-кластер Федераль дирекөиясе рейтинг алып бара. Рейтингта команданың билгеләнгән членының эшенә баллар куела.
«Барлык төбәкләр арасында лидер булып, мин тагын бер тапкыр Татарстанның көченә ышандым. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм СМИ ярдәме белән миңа илебездә яшьләр өчен мөмкинлекләр турында бөтен төбәккә сөйләү мөмкин булды», – дип уртаклашты Дмитрий.