Татарстаннан «ПроеКТОриЯ»да катнашучылар Россия үсешенең өстенлекле юнәлешләре өчен проектлар эшләделәр

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Ярославльдә Бөтенроссия  «ПроеКТОриЯ» һөнәри юнәлеш  форумында мәктәп укучылары  170тән артык проект тәкъдим иттеләр. Эшләрнең күп өлеше тематик яктан РФ Президенты Владимир Путин Указы белән билгеләнгән 2030 елга кадәр ил үсешенең милли максатлары һәм өстенлекләре белән туры килә. Бу - һәр кешенең потенциалын тормышка ашыру, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү, технологик лидерлык, дәүләт һәм муниципаль идарәне цифрлы трансформацияләү, яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит тудыру һ.б.

Бөтенроссия  «ПроеКТОриЯ» һөнәри юнәлеш  форумы «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Чара РФ Президенты карары буенча 2013 елдан үткәрелеп килә һәм Россия  эре  компанияләре, үсеш институтлары, илебезнең әйдәп баручы югары уку йортлары һәм талантлы мәктәп укучылары экспертларын берләштерә.

«ПроеКТОриЯ»дә укучылар укытучылары белән бергә профориентациянең актуаль программалары белән танышалар, проект эше күнекмәләре буенча уку үтәләр, Россиянең милли максатлары юлында тематик юнәлешләр буенча проектлар планлаштыралар һәм яклыйлар. «Мәгълүматлар экономикасы» яңа милли проекты кысаларында укучыларның берничә эше илнең цифрлы трансформациясенә багышланды. Татарстаннан Әмир Насыйбуллин һәм Диләрә Әсәдуллина «IT Fest | Әни, мин программист булам!» проекты өстендә эшлиләр. Бу кейс VK компаниясеннән.

Бүген мәктәп партасыннан ук балалар өчен төрле профессияләр белән танышырга һәм шуларда үз үсешеңне башларга мөмкинлекләр ачыла.

Уку йортларында – мәктәпләрдән алып югары уку йортларына кадәр-һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрелә, көллиятләрдә һәм университетларда укыту программалары гамәли юнәлешлерәк була бара, бу исә чыгарылыш укучыларына тиз арада эш табарга мөмкинлек бирә.

«ПроеКТОриЯ» кебек һөнәри юнәлешле форумнар балаларга үз үзен табарга ярдәм итә.

«ПроеКТОриЯ»дә үз эшләрен партнерлары алдында тәкъдим иткән һәм яклаган проектлар конкурсында җиңүчеләр проектларны алга таба үстерә торган эксклюзив стажировкалар һәм аларның карарларын компанияләрнең операцион эшенә интеграцияләү мөмкинлеге алачак.  Шулай ук грант проектларын яклаган командалар Росмолодежьдан грант ярдәменә дәгъвә итү мөмкинлеге алачак.

Форумны оештыручылар – РФ мәгариф Министрлыгы, Ярославль өлкәсе Хөкүмәте, Ярославль өлкәсе мәгариф Министрлыгы, «Озын тәнәфес» автоном коммерцияле булмаган оешма.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International