Татарстанда яшь блогерларның беренче форумы тәмамланды. Анда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан блогерлар катнашты. Форумны ачу подкаст форматында узды, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм «Инсайт Кешеләр»продюсерлык үзәге генераль директоры Алинә Зиннәтуллиналар катнашучылар белән бергә хәзерге җәмгыятьтә социаль челтәрләрнең әһәмияте, аларның яшь буынга йогынтысы турында фикер алыштылар.
Министр зәзерге вакытта блогерларның яшь буын өчен фикерләр лидерлар булуын, шуңа күрә блогерлар алдында яшьләрнең аңнары һәм фикерләре формалашуда зур җаваплылык бурычы торуын билгеләп үтте.
«Яшьләр кайда, без шунда, ә алар социаль челтәрләрдә. Сез, блогерлар, яшьләр белән турыдан-туры эшләүче кешеләр. Шуңа күрә сезнең бурыч – яшьләрне дөрес юлга кертү, ә моның өчен аларга сезнең ярдәм һәм тыгыз элемтәдә булу кирәк», - диде ул. Ринат Садыйков шулай ук социаль челтәрләрдә комментарийларга һәрвакыт үзенең җавап бирүе һәм аларның тормышы белән танышып торуы турында да сөйләде.
Продюсерлар үзәге гендиректоры социаль челтәрләр дөньясындагы үзгәрешләр турында билгеләп үтте.
«Хәзер яңа мәйданчыкларга тиз керүчеләр, яңа аудиторияне тиз яулый алучылар вакыты. Бүгенге шартларда җиңел җайлашучы һәм үз тамашачыларын тоючы блогер акча эшли ала», — дип билгеләп үтте Алинә Зиннәтуллина.
Болардан тыш, социаль челтәрләрне алып бару буенча күренекле блогерлар Николай Сердюков, Кривцова Евгения һәм Анна Суворовалар үз тәҗрибәләре һәм серләре белән уртаклашты.
Форумның икенче көнендә күренекле блогер-миллионник, җырчы һәм актер Мухаммат Биттуев белән очрашу булды. Ул: «Хәзер яшь блогерларга җиңелрәк, чөнки социаль бик күп мөмкинлекләр бирә, шул ук вакытта катлаулы да, чөнки блогерлар бик күп, конкуренция зур. Бу конкуренция үз контентыңны яхшырту мөмкинлеге бирә», - диде.
Форумның соңгы көнендә республика блогерлары белән блогерлар сферасы тенденцияләре турында фикер алыштылар.
Катнашучыларга төрле мастер-классларда , квизларда катнашу мөмкин булды. Алар өчен шулай ук квартирник форматында күңел ачу программасы оештырылды.
Форумны оештыручылар – «Инсайт Кешеләр» продюсерлык үзәге белән берлектә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.