Татарстанда төбәк дәрәҗәсендә балалар үзидарәсенең яңа лидерын сайлау башланды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Узган ел Татарстанда  балалар үзидарәсенең яңа органы – Беренчеләр Советы барлыкка килде. Ул чакта бу  Россиядә төбәк дәрәҗәсендәге  беренче тәҗрибә булды. Татарстанның һәр районыннан кандидатлар үз программаларын тәкъдим итте. Гадел көрәштә Камилла Нуруллина җиңү яулады һәм бу органның рәисе итеп сайланды.  Быел тагын яңадан балалар үзидарәсенең  яңа лидерын сайлау үтәчәк. Ул Татарстанда балалар үзидарәсен җитәкләячәк. 

Төбәкнең Беренчеләр Советына сайлау берничә этапта үтә: кандидатлар сайлап алу, агитация кампанияләре, дебаты һәм тавыш бирү.

Беренчеләр Советын республиканың теләсә кайсы районы укучысы җитәкчелек итә ала. Үз кандидатларын күрсәтү өчен  26 сентябрьгә кадәр  сылтама буенча гариза бирергә кирәк. Гаризада иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашырга, Беренчеләр Хәрәкәте үсешен тәэмин итү өчен үз тәкъдимнәрең турында сөйләргә, шулай ук «Ни өчен мин төбәкнең Беренчеләр хәрәкәте рәисе булу белән кызыксынам» темасына видеоэссе теркәргә кирәк. Бу вазифага кандидат була ала:

• мәктәпнең 8-11 класс укучылары яки көллиятнең  1-2 курсларында белем алучылар

• 2 елдан артык иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче

•1 елдан артык укучылар үзидарәсе белән җитәкчелек итә

Кандидатлар  исемлеге 30 сентябрьгә кадәр билгеле була.  6 сентябрьдән башлап сайлаучылар иң яхшы дип санаган кандидатларга тавыш бирә башлый. Сайлаулар нәтиҗәләре 12 октябрьдә чыгарыла.

Исегезгә төшерәбез,  2023 елда бу сайлауларда 21000нән артык кеше катнашкан иде.  

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International