Казан шәһәренең «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерләү республика үзәге базасында республикакүләм «Яшь армиячеләр, алга!» хәрби-патриотик уены үтте. Анда Татарстанның төрле районыннан 500 кеше катнашты. Чараның кунаклар: «Татарстан Республикасы ветераннар Союзы» республика сугыш ветераннары(инвалидлары), иҗтимагый оешмасы, ТР «Яшьармия» төбәк штабы җитәкчесе Александр Бородин, махсус хәрби операция катнашучы Адель Әхмәтов, Казан шәһәренең «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерләү республика үзәге директоры » Дмитрий Литвинов, ярышларның төп хөкемдары Сергей Севодин.
Ярыш көннәрендә командалар ярышның төрле этапларын үттеләр:
- «Утлы рубеж» - өч рубежда биатлон мишеньнәренә пневматик мылтыклардан ату белән эстафета. Чикләрне узуның төгәллеге һәм тизлеге бәяләнә;
- «Стройда төз, сугышта көчле» - строй смотры;
- «Теоретик конкурс» - блиц-турнир форматында конкурс, һәр сорауга берничә секунд бирелә.
- « 60 метрга йөгерү» .
- «Аркада ятып, гәүдәне алга авыштыру» -пресс мускулларын ныгыту өчен күнегүләр;
- «Аратада тартылу» - арка, кул һәм иңбаш поясы мускулларының көчен үстерә торган күнегү
- «Хәрби-тактик уен». Бу сынауда катнашучылар хәрби юнәлештәге өстәмә биремнәр белән гомумхәрби каршылыклар полосасын үттеләр, ераклыкка граната ыргыттылар, саперлар ролен үтәделәр, противогаз киюдә һәм төтен аша үтүдә осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтүдә көч сынаштылар.
«Яшь армиячеләр, алга!» хәрби-патриотик уены 2013 елдан үтә. Ул барлык катнашучылар өчен зур сынау булды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча I зонада түбәндәге командалар җиңү яулады:
1 урын – Норлат муниципаль районы;
2 урын – Алексеевск муниципаль районы;
3 урын – Әлки муниципаль районы.
Ярыш нәтиҗәләре буенча II зонада түбәндәге командалар җиңү яулады:
1 урын – Түбән Кама муниципаль районы;
2 урын – Әгерҗе муниципаль районы;
3 урын – Яр Чаллы шәһәре.
III зонада җиңүче командалар
1 урын – Казан шәһәре Вахитов районы МБОУ «Гимназия №96»;
2 урын – Казан шәһәре Киров районы МБОУ «ВПОЦ-Мәктәп №67»;
3 урын – Казан шәһәре Совет районы МБОУ «Лицей №149».
IV зона нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар:
1урын – ЯшелҮзән муниципаль районы;
2 урын – Биектау муниципаль районы;
3 урын – Арча муниципаль районы.
V зона буенча җиңүче командалар:
1 урын – Тәтеш муниципаль районы;
2 урын – Кайбыч муниципаль районы;
3 урын – Кама-Тамагы муниципаль районы.
VI зона буенча җиңүче командалар:
1 урын – Саба муниципаль районы;
2 урын – Кукмара муниципаль районы;
3 урын – Теләче муниципаль районы.
VII зона буенча җиңүче командалар:
1 урын – Бөгелмә муниципаль районы;
2 урын – Лениногорск муниципаль районы;
3 урын – Баулы муниципаль районы.