«Созвездие – Йолдызлык» яшьләр театры Таганрогта «А.П.Чехов илендә» халыкара театр фестивалендә катнаша. Фестиваль үз тарихын 1980 елдан алып бара. Шул чор эчендә фестивальдә Россия театр коллективлары, Япония, Германия, Испания, Италия, Австралия, Грузия, Хорватия һ.б. илләрдән иң яхшы театр коллективлары катнашты.
Быел фестивальнең кунаклары - Мәскәү, Рязань, Севастополь, Казан, Мичуринск, Омск һәм ерак Кустанайдан иң талантлы коллективлар, театр тәнкыйтьчеләре, совет һәм Россия театр тәнкыйтьчесе, театр осталыгы укытучысы, журналист, радио дикторы, «Чайка» премиясе лауреаты Марина Тимашева.
Фестивальдә Татарстанны «Созвездие – Йолдызлык» яшьләр театры тәкъдим итә. 20 сентябрьдә коллектив Антон Чеховның «Хамелеоннар» сатирик комедиясен күрсәтәчәк. Спектакльне куючы режиссер - Александр Туманов, режиссер-сценарист Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты Дмитрий Платонов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Созвездие – Йолдызлык» Арт-резиденциясе Россия төбәкләрендә «Таврида» Арт-резиденцияләрен булдыру федераль программалары кысаларында үзәкләрнең берсе булып тора.