10 октябрьдә Алафузов театры бинасында «Созвездие-Йолдызлык» Арт – резиденциясе ремонттан соң үз ишекләрен ача.
«Алафузов театры бинасында ремонт-торгызу эшләре планы нигезендә, бүгенге көндә барлык процесслар төгәлләнде һәм башкарылган эшне кабул итү этабына кереште, дип әйтә алабыз. 10 октябрьдән арт - резиденция озак көтелгән тамашачыларны кабул итәргә әзер булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов сүзләренә караганда «Созвездие-Йолдызлык» театры яңа театр сезонын Нодар Думбадзе романы буенча «Я, бабушка, Илико и Илларион» спектакле белән ача: «Гаилә кыйммәтләре, гаиләдәге һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында бу спектакль. Биредә патриотик тәрбия темасы кызыл җеп булып уза. Бүген актуаль булган мөһим мәсьәләләр. Сюжет үзәгендә – шаян малай Зурико, аны әбисе тәрбияли, ул аны «эшсез, шаян, шалапай малай» һәм күрше картлары Илико һәм Илларион дип атый. Спектакль геройларының тирән эчтәлекле тарихы – ул сугыш булуга карамастан, кешеләрнең яшәвен, көлүен, яратуын дәвам итүе турындагы истәлек».
Әби ролендә – Татарстан Республикасының халык артисты Елена Ненашева, Илларион ролендә – Татарстан Республикасының атказанган артисты Денис Крутовских, Илико ролендә – Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге әгъзасы Павел Соколовский, Зурико ролендә – Александр Туманов. Спектакль режиссеры «Созвездие – Йолдызлык» театры актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты әгъзасы Искәндәр Нуриҗанов.
Спектакльләр октябрь аенда куелачак. Репертуар белән театрның социаль челтәрендә танышырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Созвездие – Йолдызлык» театры «Созвездие - Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге бүлекчәләренең берсе булып тора, ул 2004 елда Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең иҗади потенциалын эзләү, үстерү һәм гамәлгә ашыру өчен оештырылган иде. Театр Арт-кластер системасы буенча төзелгән, Россиядә аның мәҗбүри барлыкка килүе турында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде. Театр мәйданчыгы Татарстанның яшь буыны рухын саклап калуга, баетуга, күпмилләтле Россия мәдәниятен бөтен тулылыгында һәм күпкырлылыгында тәкъдим итүгә, шулай ук дөнья җәмәгатьчелеге мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә ярдәм итә. «Созвездие – Йолдызлык» ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза. Яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен мөмкинлекләр тудыру «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.