Татарстан студентлары һәм яшь белгечләре «Ел инженеры» конкурсында катнаша ала

2024 елның 4 октябре, җомга

1 ноябрьгә кадәр «Ел инженеры» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда укучылар һәм югары белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, җитештерү оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурс өч яшь категориясендә уздырыла.

«Булачак инженерлар» категориясендә укучылар югары белем бирү оешмаларында югары белем бирү программалары - бакалавриат программалары, специалитет программалары, магистратура программалары буенча катнашырга хокуклы.

«Яшьлек, уңыш, перспектива» категориясендә вазифаи бурычлары инженерлык эшчәнлегенә бәйле булган югары белемле предприятиеләр хезмәткәрләре яисә конкурста катнашуга гариза биргән көнгә 35 яшькә кадәрге инженерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче югары белемле оешмалар хезмәткәрләре, аспирантлары катнашырга хокуклы.

«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» категориясендә вазифаи бурычлары инженерлык эшчәнлеге белән бәйле югары белемле предприятиеләрнең 35 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләре катнашырга хокуклы.

Конкурс 12 номинация буенча үткәрелә:

- Машина төзелеше (автомобиль төзелеше, суднолар төзү, станоклар төзү);

- Авиация сәнәгате;

-Приборлар төзү, шул исәптән оптик-электрон һәм медицина приборлары;

- Радиоэлектроника, элемтә, фотоника, телекоммуникацияләр;

- Газ сәнәгате;

Энергетика;

- Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате

- Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;

- Нефть сәнәгате;

- Төзелеш, төзелеш материаллары җитештерү;

- Транспорт, юл хуҗалыгы;

- Авыл хуҗалыгы, азык-төлек, эшкәртү сәнәгате.

Казанышларны презентацияләү йомгаклары буенча, инженерлык проектын презентацияләүне дә кертеп, 36 җиңүче билгеләнә (яшь категориясен исәпкә алып, һәр номинациядә өчәр).

Гаризалар 7 ноябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында  сылтама буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International