«Йолдыз» беренче республика медиа премиясенең гариза кампаниясе яшь медиа белгечләр, фотографлар, видеографлар, дизайнерлар, студентлар медиасы җитәкчеләре, уку йортларының матбугат хезмәтләре өчен старт алды.
Гариза бирү кампаниясе 1 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр премия сайтында уза. Нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Премия 12 номинация буенча уза:
Премиянең үзенчәлеге 20 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр узачак белем бирү программасы булачак. Белем бирү програмасына бөтен республикадан медиачылар өчен ачык мастер-класслар кертеләчәк.
Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Россия Яшьләре.Грантлар ярдәмендә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.