Татарстан Республикасында «Остазлык» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Остазлык» яңа конкурсының гариза бирү кампаниясенә арадаш йомгаклар ясалды. Хәзерге вакытта конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасыннан 267 гариза килгән. Ә тулаем алганда Россиянең барлык төбәкләреннән теркәлүләр саны инде 15 000 нән артып китте. Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең проектка кушылу – үзләрен һәм остазлык практикасын күрсәтүләре өчен тагын бер айлары бар. Теркәлү 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Остазлык» конкурсы илдә җитештерүдә, мәгариф өлкәсендә, социаль өлкәдә һәм иҗтимагый эшчәнлектә, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә иң яхшы остазларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, бу «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә. Ул остазлык институты үсешен ныгыту гына түгел, ә иң яхшы тәҗрибәләрне киңәйтү һәм тиражлау өчен шартлар тудыруга да юнәлдерелгән.

Катнашучыларга ике юнәлеш тәкъдим ителә: «Ел остазы» һәм «Иң яхшы остазлык практикасы». Ике юнәлештә дә берьюлы теркәлергә мөмкин. Шунысын да истә тотарга кирәк, һәр юнәлештә дүрт номинация каралган, теркәлгәндә берсен сайларга кирәк:

  • Сәнәгатьтә остаз/ остазлык;
  • Мәгариф өлкәсендә остаз/ остазлык;
  • Социаль өлкәдә һәм иҗтимагый эшчәнлектә остаз/ остазлык; 
  • Дәүләт һәм муниципаль хезмәттә остаз/ остазлык.

 Татарстан Республикасыннан «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Остазлык» конкурсында катнашуга 267 гариза килеп ирешкән. Конкурста «Ел остазы» юнәлеше буенча мөстәкыйль яисә «Иң яхшы остазлык практикасы» категориясендә командалы катнашуны сайлап, 18 яшьтән өлкәнрәк Татарстан Республикасы халкы катнаша ала. Теркәлү сайтта 25 октябрьгә кадәр   дәвам итә.

«Остазлык» конкурсының уникальлеге шунда ки, без «тигезләр» арасыннан «иң яхшыларны» ачыклауда һәм остазларны тәэмин итүдә, шулай ук аларның практикаларын тиражлауда һәм масштаблауда уңышлы тәҗрибәсе булган оешмаларны берләштердек. Конкурс катнашучыларның үзләре өчен ресурс булачак, аларның һөнәри үсешенә ярдәм итәчәк, үзләрен һәм үз практикаларын күрсәтергә, фикердәшләр табарга һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә танылу алырга мөмкинлек бирәчәк. Ышанам ки, безнең ресурсларны берләштерү конкурсны кызыклы һәм кирәкле итәчәк«, – дип билгеләп үтте «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проекты җитәкчесе Борис Соловьев.

27 октябрьгә кадәр теркәлгән катнашучылар дистанцион сайлап алу этабын узалар. Гариза тутырылганнан һәм кандидатның һөнәри компетенцияләре кадрлар хезмәте тәкъдиме яисә резюме-хат ярдәмендә расланганнан соң, катнашучыларга үзләрен һәм уңышларын күз алдына китерә алырлык видео-визитка булдырырга һәм йөкләргә кирәк.

«Ел остазы» юнәлешендә өстәмә бирем – компетенцияләр дәрәҗәсен дистанцион бәяләү каралган. Алынган диагностика нәтиҗәләре нигезендә катнашучылар профессиональ күнекмәләрне үстерү буенча тәкъдимнәр алачаклар. 28 октябрьдән гаризаларны техник сайлап алу башланачак – гаризаны тутыруның һәм йөкләнгән документларның дөреслеген тикшерү үткәреләчәк. Сайлап алу этабының эшкәртелгән белешмәләре нигезендә конкурс финалында үз төбәкләрен тәкъдим итәчәк җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Соңгы этап декабрьдә «Остазлар фестивале» форматында узачак. Катнашучылар үзләре һәм остазлык практикалары турында белдерү, белем бирү программасын узу, хезмәттәшләре белән аралашу, Россия Федерациясендә остазлар бергәлегенә керү мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурсны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык оештыра. «Остазлык» конкурсы операторлары – «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм һөнәри белемне үстерү институты. Партнерлары– «Машук» коммерцияле булмаган автоном оешма белем үзәге, волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International