«Зур мәгънәләр» форумы – балалар ялы өлкәсендә төп федераль чара, ул федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләрен, экспертларны, балалар лагерьлары директорларын, педагогларны, әйдаманнарны, туристлык фирмалары җитәкчеләрен һәм ата-аналарны берләштерә, алар ачык диалогта бергәләп тармакны үстерү буенча тәкъдимнәр формалаштыралар һәм балалар белән эшләүнең уңышлы практикаларын тәкъдим итәләр. Форумда Россия Федерациясенең барлык субъектлары делегацияләре катнаша.
Татарстан делегациясе составына Яшьләр Министрлыгыннан һәм аңа буйсынган учреждениеләрдән тугыз кеше – «Җәй», «Черноморец» республика үзәкләре, «Волга», «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәкләре җитәкчеләре керде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков «Балалар ялын дәүләти җайга салу нигезләре. Перезагрузка» темасына чыгыш ясады, ул балаларның ялын һәм сәламәтлеген оештыруның төрле формаларын үстерү мәсьәләсен ачып бирде. Аерым алганда, ул балалар ялы өлкәсенә яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт учреждениеләрен җәлеп итү, алар базасында көндез була торган профильле лагерьлар төзү, палатка тибындагы лагерьларга ярдәм итү һәм оештырылган хезмәт һәм ял лагерьлары кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен эш белән тәэмин итүнең хезмәт формаларын үстерү турында сөйләде.
Ул шулай ук түбәндәге ике секциядә чыгыш ясады: балалар ялы һәм сәламәтләндерү оешмалары инфраструктурасын үстерү һәм балалар ялы, аларны сәламәтләндерү оешмаларында инклюзив культураны үстерү. Әйтик, министр урынбасары сүзләренә караганда, «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасын планлы рәвештә гамәлгә ашырганда республикада 33 балаларны сәламәтләндерү лагерен реновацияләү программасы узган, гомуми суммасы 5,6 млрд.сум. Инклюзив ялны үстерү өлешендә, быел Татарстан лагерьларында аеруча ихтыяҗлары булган 1250 балага узган елга караганда күбрәк ял иткән, ә агымдагы елның яңалыгы булып республиканың Иҗтимагый палатасы белән берлектә уздырылган сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен профильле программалар тора.
Форум кысаларында әйдаманнарны укыту буенча Федераль методик советның беренче утырышы булды, аның максаты – балалар ялын оештыручыларның әйдаманнарны системалы әзерләүдәге тырышлыкларын гомумиләштерү. Совет составына «Җәй» республика үзәге директоры Илдар Дәүләтчин кертелде.
Үз чиратында, «Җәй» республика үзәге директоры урынбасары Егор Ижболдин «Ресурс үзәге – балалар ялы һәм сәламәтләндерү төбәк системасын үстерү» секциясе кысаларында «Җәй» төбәк балалар ялы ресурс үзәге буларак эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул үзәкнең структурасы һәм функцияләре, методик эшләнмәләр, конкурслар, программалар уздыру турында сөйләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Җәй» республика үзәгенә балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә ресурс үзәкләре эшчәнлеген оештыруга керткән зур өлеше өчен федераль дәрәҗәдә диплом бирелде.
«Зур мәгънәләр» форумы – балалар ялы өлкәсе экспертлары һәм федераль, төбәк хакимият органнары вәкилләре арасында ачык диалогның өч көне. Чара педагогларны, әйдаманнарны, балалар лагерьлары директорларын, туристлык фирмалары җитәкчеләрен һәм ата-аналарны берләштерә, алар бергәләп тармакны үстерү буенча тәкъдимнәр формалаштыралар һәм балалар белән эшләүнең уңышлы практикаларын тәкъдим итәләр.
.jpg)