Казанда кызыксынган яшьләрне Татарстанның дәүләт хезмәте һәм дәүләт төзелеше нигезләре белән таныштыруга юнәлдерелгән «Өскә!» үсеш программасы узды.
«Яшь кадрлар — дәүләт хезмәтен үстерү нигезе ул. Аларның һөнәри үсеше һәм идарә итүнең төп процессларына җәлеп ителүе өчен шартлар тудыру мөһим. Һәм «Өскә!» катнашучыларга уку, үз-үзләрен үстерү һәм дәүләт органнарында стажировка узу мөмкинлекләре биреп, моңа ярдәм итә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
2024 елда XV сезонда катнашу өчен республиканың 16 районыннан 350дән артык гариза бирелгән. Конкурсның төп этабына 38 кеше кертелде, аларга якындагы ике атнада җиде конкурс процедурасын үтәргә туры киләчәк. Конкурс программасы нәтиҗәләре буенча катнашучылар Татарстанның 12 министрлыгы һәм ведомствосының берсенә стажировкага җибәреләчәк.
«Хәзерге вакытта катнашучылар өч конкурс процедурасын үттеләр инде: тест, төркемле әңгәмә һәм эссе язу. Алда аларны тагын дүрт сынау көтә, аларның нәтиҗәләре буенча катнашучылар стажировкага җибәреләчәк» - дип аңлатты «Өскә!» Республика конкурсының Башкарма директоры Елизавета Лапоухова.
Конкурс «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының ярдәме белән үткәрелә.
