Татарстанда «Бердәмлек. Дуслык. Тынычлык» видеороликлар конкурсы башлана

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Бердәмлек. Дуслык. Тынычлык» видеороликлар конкурсын башлап җибәрә. 

Татарстан Республикасы яшьләре арасында этникара диалогны күтәрүгә, медиа мохиттә халыкларның милли-мәдәни тәңгәллеген популярлаштыруга, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен саклап калуга һәм үстерүгә, шулай ук чит ил студентлары һәм республика территориясендә яшәүче халыклар арасында иҗади сәләтләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр – мәгариф учреждениеләре студентлары, чит ил студентлары, иҗтимагый оешмалар активистлары, этник бергәлекләр һәм милли-мәдәни берләшмәләр катнаша ала. Конкурсның Нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.

Катнашу өчен игълан ителгән темаларның берсе буенча ролик яздырырга һәм ВКонтакте сайтында #ЕдинствоДружбаМир2024 хештегы астында урнаштырырга кирәк. Жюри әгъзалары сезнең роликны күрсеннәр өчен форманы тутырырга кирәк. Катнашучылар темаларның берсен сайлый ала:

- «Мәдәниятләрнең күптөрлелеге» (Россиядә мәдәниятләрнең һәм традицияләрнең күптөрлелеге);

- «Бердәмлек буыны» (бердәмлек һәм теләктәшлек тәҗрибәсе аша навигация, әлеге бердәмлек бер буыннан икенчесенә ни рәвешле күчә);

- «Иҗат һәм бердәмлек» (сәнгать, музыка һәм әдәбият халыкларны ничек берләштерә ала»;

- «Бердәмлек кыйммәте» (халыклар арасындагы бердәмлек һәм дуслык кыйммәтләрен шәхси кабул итү).

Эшләр ике номинациядә бәяләнәчәк:

коллектив видеоролик;

- шәхси видеоролик.

Роликның хронометражы – 2 минуттан артмаска тиеш.

Җиңүчеләрнең исемнәрен 15 ноябрьдә «Халыклар дуслыгы –  Татарстан байлыгы» форумының пленар утырышында игълан итәчәкләр. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәләр. Конкурсның приз фонды –  100 000 сум.

Һәр номинациядә I, II һәм III урыннар каралган. Ә «Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясендә җиңүчене роликлар конкурсны оештыручының рәсми  төркемендә бастырылганнан соң онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International