Татарстанда «Гаилә энергиясе» II Республика гаилә интеллектуаль фестивале узачак

2024 елның 18 октябре, җомга

«Гаилә энергиясе» II Республика гаилә интеллектуаль фестиваленә гаризалар кампаниясе дәвам итә, анда төрле интеллектуаль уеннарда, викториналарда һәм иҗади конкурсларда катнашу аша гаиләләр вакытларын бай һәм файдалы итеп уздырып кына калмыйча, бер-берсен яхшырак белә, яңа талантларны һәм мәнфәгатьләрне ачыклый, шулай ук бергә нәтиҗәле эшләргә өйрәнә алачак.

Фестивальдә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр катнаша ала, гаилә составына ким дигәндә бер бала һәм бер ата-ана керергә тиеш.

Фестиваль программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • «Что? Где? Когда?» һәм «Своя игра» интеллектуаль уеннары;
  • шашка буенча турнирлар;
  • конкурслар;
  • 3D-басма буенча мастер-класслар;
  • рәсем ясау буенча мастер-класслар;
  • «Белем» Россия җәмгыяте психологларыннан һәм лекторларыннан белем бирү лекцияләре.

«Гаилә энергиясе» фестивале биш этапта уза:

I этап – «Гариза кампаниясе» (2024 елның 10 октябреннән 16 ноябренә кадәр, үткәрү шәһәренә карап): гаилә вәкилләренең берсе фестивальдә катнашуга гаризаны   «Яндекс.Формы» онлайн сервисы аша җибәрә.

II этап – «Читтән торып үткәрү этабы» (2024 елның 8 ноябреннән 16 ноябренә кадәр үткәрү шәһәренә карап): гаризаларны оештыру комитеты тарафыннан тикшерү һәм карау.

III этап – «Сайлап алу этабы» (2024 елның 9 ноябреннән 17 ноябренә кадәр): сайлап алу этаплары Татарстан Республикасының 3 шәһәрендә уза:

  • 9 ноябрьдә Казан шәһәре, Красносельская урамы, 51, А корпусы (Казан дәүләт энергетика университеты) ;
  • 17 ноябрьдә Түбән Кама, Мәктәп бульвары, 7/2 («Ковер» Яшьләр үзәге);
  • 10 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты, 59 («Шатлык» Яшьләр үзәге).

IV этап – «Финал» (2024 елның 23 ноябре): сайлап алу этапларының конкурс сынаулары йомгаклары буенча финалга һәр шәһәрдән бишәр гаилә сайлап алына. V этап – «Йомгак ясау һәм бүләкләү тантанасы» (2025 елның гыйнвары) –фестивальнең җиңүчеләрен һәм призерларын игълан итү.

Фестиваль беренче тапкыр 2024 елның 15 июнендә Татнефть хәйрия фондының «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы ярдәмендә узды. Фестиваль Казан дәүләт энергетика университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасының 4 районыннан 42 гаиләне берләштерде. Фестивальнең слоганы – «Бәхетле хатирәләр туган урын».

Фестивальнең партнерлары түбәндәгеләр булды: Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре Комитеты, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе һәм Россиянең «Белем» җәмгыяте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International