Яшел Үзәндә эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XII ачык республика телевизион иҗат фестиваленең йомгаклау зона этабы тәмамланды. Анда 600ләп кеше һәм 12 команда катнашты – бу барлык зона этаплары арасында иң зур сан күрсәткечләре.
Катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сәламләде.
«"Наше время - Безнен заман" фестивале Татарстан буйлап атлавын дәвам итә. Әлеге хәрәкәткә торган саен күбрәк предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар кушыла. Шуның нәтиҗәсендә республика икътисадының төрле тармакларында эшләүче балаларыбызның үз сәләтләрен ачу мөмкинлеге туа. Төбәктә сәнәгать җитештерүе индексы үсә. Ышанам, фестиваль моңа ярдәм итә. Сәхнәдә без иҗат коллективларының һәм бик күп остазларның зур хезмәт нәтиҗәләрен күрәбез», - диде Ринат Садыйков.
Яшел Үзән районында зона этабы гадәттәгечә ике көнгә бүленгән иде. Беренче көнне катнашучылар «Музыка юнәлеше» һәм «Бию юнәлеше» номинацияләрендә номерлар күрсәттеләр. Икенче көнне «Дан минуты» номинациясе тәкъдим ителде, шулай ук гала-концерт узды.
«Фестивальнең зона этабын кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Яшел Үзән — иҗат шәһәре. Без моның белән бик горурланабыз һәм талантлы яшьләребезнең барлык башлангычларына ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез. Бу уникаль фестиваль. Елдан-ел хәрәкәткә күбрәк предприятиеләр кушыла», — дип ассызыклады Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Район башлыгы ассызыклаганча, фестиваль зур вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итә. Республика җитәкчелеге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда бу мөмкин.
Барлыгы 130 дан артык номер тәкъдим ителде, шуларның 68е финалга үтте. Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнашачак. «Наше время - Безнен заман» суперфиналы Казанда 7-8 ноябрьгә планлаштырылган. Гала-концерт 10 ноябрьдә Казанда «Пирамида»да булачак.
«Фестивальдә республикабыз яшьләренең төсе тәкъдим ителде. Фестивальнең йомгаклау этабы мәйданчыгы Яшел Үзән булуы символик мәгънәгә ия. Биредә сәнәгать эшчеләре безнең катлаулы заманда да җиңү яулауларын дәвам итәләр. «Наше время - Безнен заман» хәрәкәте дистәләгән мең кешене берләштерә», — дип өстәде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов.
Яшел Үзән районындагы зона этабы йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында җиңүгә һәм фестивальнең суперфиналына юлламаны түбәндәге биш команда яулады: С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» акционерлык җәмгыяте филиалы; Чүпрәле районының «ТНВ-ТЯГ» яшьләр бүлеге; «Казан дәүләт казна дары заводы»; «Казаноргсинтез» һәм «Юл хәрәкәте иминлеге».
Быел Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстанда инде 12 мәртәбә уздырыла. Фестивальне уздыруның 11 елында әлеге мәктәп аша 11 меңгә якын кеше узган. «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Фестиваль белем бирү мәйданчыгы да булып тора. Проект барышында Татарстан һәм Россия сәнгать осталарыннан актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хореография, вокал һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар уза, бу «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.
.jpg)