Татарстанда «Беренче курс» актив мәктәбе узды

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

«Форпост» республика үзәге Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге белән берлектә Татарстанда «Беренче курс» актив мәктәбе уздырды. Чарада бөтен республикадан яшьләр катнашты, гаризалар 16 яшьтән 23 яшькә кадәрге яшьләрдән кабул ителде.

Мәктәпнең төп максаты яшьләргә патриотизмның хәрби тематиканы гына түгел, иҗатны һәм иҗтимагый эшчәнлекне дә колачлавын күрсәтү иде. Белем бирү программасы үз эченә дүрт юнәлешне алды: иҗат, хәрби тактика, яшьләр сәясәте һәм мәгълүмати яктырту.

Чакырылган спикерлар арасында атказанган мәдәният эшлеклеләре, җәмәгать лидерлары һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр бар иде. Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев гражданнар җәмгыятен үстерүдә активлыкның роле турында сөйләде, Татарстан Республикасының атказанган артисты Елена Калаганова патриотик тәрбиядә сәнгатьнең әһәмияте турында презентация тәкъдим итте, Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров тарихи хәтерне саклау темасына аерым игътибар бирде, Татарстанда Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге матбугат сәркатибе Иван Пичугин контентның җәмгыятькә йогынтысы һәм аның эволюциясе турында сөйләде. Күңел ачу өлешендә катнашучыларның берләшүенә ярдәм иткән футболкаларны кастомизацияләү буенча мастер-класслар, тактик уеннар, квизлар һәм гитара кичәсе бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International